Рөстәм:
-Ләйлә каршы дәми кала алмый. Менә аның тискәре сыйфаты. Берең ут булганда, икенчең су булырга тиеш бит. Бабайга охшаган ул. Чөнки әбием алтынга тиң, ул шулкадәр сабыр кеше. Ләйләгә күпме тапкыр: “Җавап итеп дәшмә”, - ди, әмма хатын үзенекен эшли.
Ләйлә:
-Рөстәм белән яшәүе бик рәхәт. Кибеткә дә ул бара, кирәк икән, өй дә җыештыра, ашарга да пешерә. Иң рәхәте – итле әйбер сорап, махсус үзенә генә ризык пешертми. Балаларга ботка пешерәм икән, ул да ботка ашый. Әле ул миңа үзе кибеттән әйберләр дә алып кайта. Минем үзем чыгып сатып алмаганны белә. Хәтта аяк киемнәренә кадәр ала. Үлчәмнәрен ничек туры китерәдер, шаккаттам. Тик менә... Рөстәмнең холкы гел уңай гына түгел. Шул кызып китүчәнлеге аркасында миңа да каршы эндәшергә туры килә башлый (көлә).
Рөстәм:
-Әмма мин бер әйбергә инандым: кешене берничек тә үзгәртеп булмый. Теләсә нәрсә эшлә, әмма холык шул ук кала. Бер-береңә ияләшеп, ярашып китәр өчен ким дигәндә 5 ел кирәк дип саныйм
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев