)
🤲 Бисмилләәһир-рахмәәнир- рахиим.
🤲 Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәләмиин.
🤲 Әллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһии үә сахбиһии үә бәәрик үә сәллим.
🤲 Йәә Рабби, Йәә Аллааһ! Йәә Рабби, Йәә Рахмәән!
Йәә Хәййү, Йәә Каййүүм!
Йәә Әрхәмәр-раахимиин!
ТӘҮБӘ КЫЛУ – гөнаһлардан арындыра; ризыкны арттыра; язмышны үзгәртә; авырулардан азат итә. Күп итеп тәүбәләр кылып, Аллаһка якынаерга омтылыйк! Тәүбә кылу өчен Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ көн саен Аллаһка 100 тапкыр ТӘҮБӘ-ИСТИГЪФАР кылуын әйткән. /Бохари, Мөслим.
🤲 ӘСТӘГЪФИРУЛЛААҺӘ ҮӘ ӘТҮҮБҮ ИЛӘЙҺИ – Аллаһның гафу итүен сорыйм һәм Аңа тәүбә кылам.
🤲 ӘСТӘГЪФИРУЛЛААҺӘЛ ГӘҘЫЙИМ ӘЛЛӘҘИИ ЛӘӘ ИЛӘӘҺӘ ИЛЛӘӘ ҺҮҮӘЛ ХӘЙЙҮЛ КАЙЙҮҮМҮ ҮӘ ӘТҮҮБҮ ИЛӘЙҺИ (3 т.). – Чиксез Бөек Аллаһның гафу итүен сорыйм;
Ул шундый Аллаһтыр ки, юк Аннан башка иләһ – табыныр зат юк;
Ул мәңге тере һәм һәммәсен күзәтеп, Үзенең кодрәте белән тотучы.
‼️ Бу ИСТИГЪФАР догасын 3 т. укыган кешенең гөнаһлары гафу ителә, хәтта ул сугыш яланыннан качкан булса да”, – ди Пәйгамбәребез ﷺ. /Тирмизи.
🤲 Әй чиксез мәрхәмәтле Раббым Аллааһү үә Сүбехәәнәһү үә Тәгалә! Мин – Синең бәндәң һәм Синең колың! Син мине юктан бар иттең, тәрбия кылдың, чиксез нигъмәтләр белән чорнап алдың. Дөньяга килгәннән алып, әлеге көнгә кадәр миңа биргән барча нигъмәтләреңә хисапсыз шөкерләремне белдерәм.
🤲 ӘЛХӘМДҮЛИЛЛӘӘҺ! ӘЛХӘМДҮЛИЛЛӘӘҺИ РАББИЛ ГӘӘЛӘМИИН! – Син җирдә яшәүче кешеләрне һәм җеннәрне Үзеңә гыйбадәт кылу өчен яралттың. Синең барлыгыңа һәм берлегеңә чын күңелемнән инанып, иманымны яңартам. Синнән башка табыныр Зат юк, бөтен гыйбадәтләргә бары тик Син генә лаексың. Мөхәммәд ﷺ Синең колың һәм динне өйрәтү өчен җибәрелгән илчең.
🤲 ӘШҺӘДҮ ӘЛ ЛӘӘ ИЛӘӘҺӘ ИЛЛӘЛЛААҺҮ ҮӘ ӘШҺӘДҮ ӘННӘ МҮХӘММӘДӘН ГӘБеДҮҺҮ ҮӘ РАСҮҮЛҮҮҺ. (3 т.)
🤲 Әй гөнаһларны гафу итүче, шәфкатьле Раббым! Мин туганнан алып әлегә кадәр кылган бөтен гөнаһларым өчен чын күңелемнән үкенеп, Синең алдыңда ТӘҮБӘ кылам. Минем белеп һәм белмичә, аңлап һәм аңламыйча, ачык һәм яшерен кылган бөтен гөнаһларымны Үзеңнең киң рәхмәтең белән кичер, гафу ит. Калебемне бөтен гөнаһлардан пакьләргә, чистарынырга, Сиңа якынаерга, Үзең кушканнарны үтәп, тыйганнарыңнан тыелып, яшәргә бөтен ярдәмнәреңне бир. Наданлыкта, Сиңа тиешле гыйбадәт кылмыйча яшәгән елларым өчен тирән үкенеп, Сиңа әйләнеп кайттым.
Алда торган РАМАЗАН аен Үзең риза булган рәвештә гыйбадәт белән үткәрергә, изге айның тулы савапларына ирешергә насыйп ит. Быелгы Бәраәт кичәсеннән башлап, бөтен гөнаһларымнан азат ит, алда торган елымны бәракәтле үткәрергә, файдалы гыйлемнәр алырга, ихласлыкка һәм тәкъвалыкка ирешергә ярдәм ит.
🤲 Әй гөнаһларны гафу итүче Аллааһ! Йәә Гафуур! Йәә Рахиим! Аллаһ Коръәндә:
✍️ “Кем гөнаһларына үкенеп, Аллаһка тәүбә итеп, истигъфар кылса, Аллаһүне гафу итүче итеп табар”, – дигән.
🤲 Мин Үземнең бөтен начар уйларым. эшләрем, гөнаһларым өчен тирән үкенгән хәлдә, Синнән ялварып сорыймын: әлегә чаклы кылган гөнаһлы гамәлләремнең барчасын да кичер, гафу ит, аларны башкача кылмаска, Син кушканча гыйдабәт кылып, яшәргә насыйп ит. Гомерем буе ирем (хатыным), балаларым белән Сиңа шөкерләр кылып яшәү өчен җиңеллекләр бир. 2 дөнья бәхетенә, сәгадәтләренә ирешү өчен гыйлем-гыйбадәт, бәракәт ишекләреңне ач, дини дәрәҗәләргә күтәр!
🤲 Әй Мәрхәмәтле Аллааһ! Җир шарындагы бөтен бәндәләреңә иманга килергә, тәүбәләр кылырга ярдәмнәреңне бир. Барча иманлы колларыңның бөтен гөнаһларын һәм кимчелекләрен гафу ит. Сөекле рәсүлебез Мүхәммәд ﷺ үрнәгендә яшәргә, Аның үрнәгендә тәрбияләнергә, Аның шәфәгатенә ирешергә, Коръән һәм Сөннәт буенча гомер итәргә бөтен ярдәмнәреңне бир. Халыклар арасына дуслык бир. Илләребезгә тынычлык бир. Җир галәме халыкларына гафиятьле булып яшәү өчен тәүфыйкъ һидәяте ишекләреңне ач. Әәмиин!
🤲 ӘСТӘГЪФИРУЛЛААҺӘЛ ГӘҘЫЙИМ ӘЛЛӘҘИИ ЛӘӘ ИЛӘӘҺӘ ИЛЛӘӘ ҺҮҮӘЛ-ХӘЙЙҮЛ КАЙЙҮҮМҮ ҮӘ ӘТҮҮБҮ ИЛӘЙҺИ. (3 т.) – Аллаһү Тәгаләдән ярлыкавын сорыймын. Аңардан башка Илаһ юк һәм ул тередер, җир-күкләрне, һәр нәрсәне яратучыдыр. Аңа тәүбә вә истигъфар кыламын.
🤲 ӘЛХӘМДҮЛИЛӘӘҺИ РАББИЛ ГӘӘЛӘМИИН.
🤲 ӘЛЛААҺҮММӘ САЛЛИ ГӘЛӘӘ СӘЙЙИДИНӘӘ МҮХӘММӘДИН ҮӘ ГӘЛӘӘ ӘӘЛИҺИ ҮӘ САХБИҺИИ ҮӘ БӘӘРИК ҮӘ СӘЛЛИМ.
==========
‼️ “ОШБУ ДОГА – ТӘҮБӘ ИТКӘНДӘ ИҢ ОЛЫ, ФАЗЫЙЛӘТЛЕ, ягъни ИСТИГЪФАРның ХУҖАсы буладыр”.
/Пәйгамбәр с.г.с.
🤲 Йә Аллааһ! Син – минем Раббым, синнән башка гыйбадәт кылырга яраклы иләһ юк, Син яралттың мине, ә мин – Синең колың, һәм мин Сиңа көчем җиткән кадәр турылыклылык саклармын. Үземнең явызлыкларымнан Сиңа сыенам, Синең миңа биргән рәхмәтеңне таныйм, һәм үземнең гөнаһымны таныйм. Гафу ит мине, Синнән башка гөнаһларны гафу итүче юк!
Гарәпчәсе:
🤲 ӘЛЛААҺҮММӘ ӘҢТӘ РАББИИ ЛӘӘ ИЛӘӘҺӘ ИЛЛӘ ӘҢТӘ ХАЛӘКоТӘНИИ ҮӘ ӘНӘӘ ГӘБеДҮКӘ ҮӘ ӘНӘӘ ГӘЛӘӘ ГӘҺДИКӘ ҮӘ ҮӘГДИКӘ МӘСТӘТАГТҮ.
ӘГҮҮЗҮ БИКӘ МИН ШӘРРИ МӘӘ САНӘГТҮ ӘБҮ'Ү ЛӘКӘ
БИ-НИГМӘТИКӘ ГӘЛӘЙЙӘ ҮӘ ӘБҮ'Ү БИ-ЗӘНБИИ ФӘГЪФИРЛИИ ФӘИННӘҺҮҮ ЛӘӘ ЙӘГЪФИРУЗ-ЗҮНҮҮБӘ ИЛЛӘӘ ӘҢТӘ!
‼️ Кем бу истигъфарны инанып, көндез әйтә һәм кичкә хәтле вафат булса, ул – Җәннәт әһеле булыр. Кем бу истигъфарны кич әйтеп, иртәнгә хәтле вафат булса, ул бәндә дә җәннәт әһелләреннән булыр ” /Тирмизи.
🤲 ӘЛЛААҺҮММӘ ИННӘКӘ ГАФҮҮҮН КӘРИИМҮН ТҮХИББҮЛ-ГӘФҮӘ ҮӘГЪФҮ ГӘННИ. ЙӘӘ ГАФҮҮРУ! ЙӘӘ ГАФҮҮРУ! ЙӘӘ ГАФҮҮРУ! –
🤲 /Йә Раббым, Син юмарт һәм гафу итәргә яратасың. Зинһар безне гафу ит! Гафу ит! Гафу ит! Гафу ит!
‼️ Игътибар:
Бу доганы да һәрвакыт әйтергә киңәш ителә. Аны намаз догаларына да кушарга мөмкин.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев