Предыдущая публикация
Җир шарыннан эзләсәләр-
Матурлыкның чикләрен.
Бер кайчанда табып булмас-
Юктыр аның чикләре.
Күктә йөзгән, болот та бит-
Иксез-чиксез күренә.
Табып булмый, кайда аның?-
Башлангыч бер ноктасы.
Матурлыкның чиге юктыр-
Матурлык күргәннәргә.
Һәр җирдә бит,бар матурлык-
Табучы булганнарга.
Матурлыкның кадерен белеп-
Кирәк безгә яшәргә.
Табигатьтә булган һәрбер агач-
Бирә кебек безгә матурлык.
Яландагы матур чәчәкләрне-
Җыеп алып, булмый бетереп.
Күңелләрдә булган матурлыкны-
Сиңа гына - булмый белгертеп...
Бар җиһанда булган матурлыкны-
Сиңа гына - килә бирәсем.
Матурлыклыкның чиге юктыр синдә-
Иң матуры, син бит - дөньяда.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 5