Предыдущая публикация
✅ Тавык кызарып пешсен өчен, аңа куе итеп каймак сыларга кирәк.
✅ Балыкны кыздырыр алдыннан аны уылган сыр кушылган онда яки сохарида әвәләгез.
✅ Бавыр йомшак булып пешсен өчен, аны әзерләр алдыннан ике сәгать салкын сөттә тотыгыз.
✅ Ипи тиз искермәсен өчен, ул саклана торган савытка чи бәрәңге кисәге куегыз.
✅ Әстерхан чикләвеген кулланыр алдыннан газ мичендә тотып алсагыз, ул тагын да хуш исле һәм тәмле булыр.
✅ Яшелчәләрне пешергәндә, витаминнары саклансын өчен, агач кашык белән генә болгатыгыз.
✅Дөге таралып торсын һәм тәмле булып пешсен өчен, суга бераз гына аш серкәсе салыгыз.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев