Предыдущая публикация
Лилиә Сәхәбиева
Киттем менә, арагыздан киттем
Гайбәтемне зинһар чәчмәгез
Җырларымны тыңлап, дога кылып
Исән - имин җирдә яшәгез...
Киттем менә, арагыздан киттем
Өзелеп, өзелеп җырлар җырладым.
Биеп йөрдем сәхнә түрләрендә
Халкым диеп яшәп туймадым...
Киттем менә, арагыздан киттем
Чәчкәләргә күмә идегез
Заллар тулы халкым алкышлады
Йөзләремә нурлар сиптегез...
Киттем менә, арагыздан китем
Җырланмаган җырым калгандыр.
Кинәт җирнең куенына керәм
Язмышыма шулай язгандыр...
Киттем менә, арагыздан киттем
Таң калдырып туган халкымны
Искә алыгыз яхшы яктан гына
Тыңлагыз сез йөрәк җырымны..
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 188