Предыдущая публикация
Бер көн калмый хәлем белмичә.
Шатлыгымны тоеп яши ул,
Кайгым булса калмый сизмичә...
Әнием бәгерем, нинди олы зат син,
Нинди рәхәт әни диюе.
Әнием диеп сорау биргән чакта,
Шул сорауга җавап белүе...
Әни өчен бала, бала инде,
Көн - төн уйлый йөрәк парәсен.
Ниләр булды, кая югалдың ди,
Бирми торсаң бер көн хәбәрең...
Исән генә булыгыз сез диеп,
Елап - елап укый догасын.
Әниемнән изге дога алам,
Чөнки беләм кабул буласын.
Мин дә кылам әниемә дога,
Рәнҗемә дим авыр чакларда.
Рәхмәт сиңа, чиксез рәхмәтем,
Әле син бар мине якларга...
Куанычым, шатлык - таянычым,
Сердәшчем син якын дус сыман.
Яшә әни яшә җир йөзендә
Якын кешем булып кал һаман.
Лилия Сахабиева
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 6