Предыдущая публикация
Кеше күңеле чиксез галәм,
Юк очы, юк кырые...
Язмыш бүләк иткән юлдан,
Атлыйсың гомерең буе...
Кеше күңеле чиксез дәръя,
Бата-калка йөзәсең.
Тормыш агы, карасына,
Түзмәс җирдән, түзәсең.
Кеше күңеле кара урман,
Адаштыра торганы...
Тормышның да бит юллары,
Текә, урау, бормалы...
Кеше күңеле тал чыбыгы,
Бөгелсә дә сынмый ул.
Аяусыз тормыш җилләре,
Барыннан да сыйлый ул.
Кеше күңеле үрмәле гөл,
Кыллары кылдан нечкә.
Адәм баласы тормышта,
Бирешүне белми һич тә.
Кеше күңеле моң чишмәсе,
Бер карауга уйлата...
Бәхет-шатлыктан җырлата,
Ирексездән елата.
Кеше күңеле серле дөнья...
Кеше күңеле могҗиза...
Тормыш казанында кайнап,
Адәм баласы түзә.
Фәнил Миңнегалиев ТӘТЕШЛЕ
04.07.2023.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев