Яшьли генә, 22 яшендә, чәчәк кебек чагында, "Танып" елгасына төшеп һәлак булган кадерле абыем Рифкатькә багышлана бу хатирәм.(Ахырын аз гына үзгәрттем)
Зәлифә, улы белән автобустан Зирекле авылы турысында төшеп калды.Туган якларына кайтырга җай чыккан саен,ул тәүдә яшьлегенең иң матур, әмма, иң әрнүле хатирә калдырган шушы авыл кырында туктала.Менә бүген дә шул тарафка төбәлеп басып калды...Юк, юк, бүген ул сөйгәненең туган авылын моннан, авыл читеннән генә карап китергә риза түгел. Әнә, улы да үсеп балигъ булды, аңа да дөресен белү, әтисе ягы туганнарын барлар вакыт җиткәндер?
Әмма, элгәре шул турыда аермачык булып күренеп торган бу кадерле йорт, бу юлы никтер күзенә ташланмады. Хатын кабаланып, таудан йөгерә - атлый төшеп, таныш урамнар буйлап түбән очка таба атлады. Ниһаять, инде ничә еллар әтисенең туганнары белән танышу уе белән хыялланып яшәгән улы Әскать тә әнисенә иярде.
Менә ул йорт! Бераз гына чүксә дә, исән икән бит әле. Тик Зәлифәнең тормышында зур авыр кайгы салган һәм күңелендә гел сагыш хисе генә уяткан кадерле йортның бүген капкасы бу икәүгә бикле иде. Әллә, Ходаем, соңга калдыммы?–, дигән шомлы уй йөгереп үтте яшь хатынның башыннан.Ул киртә аша муенын сузып озак карап торды.Йортның иясез, караучысыз калганы күзгә бәрелеп тора: ихатаны әрсез әрем, кычыткан баскан, ишектә зур йозак, тәрәзәләргә такта кагылган... Сөйгәненең туган йорты хәтерендә гел матур килеш элеккедәй саклангангадыр, хатын бу күренешкә йөрәге әрнеп карап торды да, белешеп чыгыйм, дип, ашыгып урам аша яшәгән ут күршеләренә табан атлады.Барып капканы кагуы булды, эт өрә башлады.Таныш булмаган юлчыларга абалап килеп чыккан бозау хәтле этенә: “Пшел, алай юньсезләнмә!” – дип әмер бирә – бирә, хуҗабикә әби үзе дә күренде.Шунда ук хуҗасына буйсынып, капка астыннан кабат ихатага шуып кереп, коерыгын болгый - болгый оясына кереп шылды теге. Ниһаять, калтыранып, куркып калган Зәлифәнең эченә дә җан керде.
Күршеләре турында сорашмакчы булып авызын ачкач, әби моны алдан сизенгәндәй, аларны өенә дәште. Өстәл тирәли утырып дога кылу белән, ул иң элек самавырына барып тотынды.
Менә, ниһаять, әбинең самавыры да кайнап чыкты. Җырлап утырган самавырның камфарасы өстенә яңа салынган чәй белән чәйнүк тә менеп кунаклады.
Шул вакыт эчендә Зәлифә күзләре белән йортның эчен айкап чыкты. Өйне күзәткәндә, йорттагы һәр нәрсә үзенең үткән балачак елларын хәтерләткәндәй тоелды аңа. Менә әбекәй үзе дә нәкъ Зәлифәнең әниседәй самавыр артына килеп утырып, авыз эченнән нидер көйли – көйли, ерак юлдан килүче кунакларга шыбырдатып чәй ясый башлады.Ул арада таныштылар: Әбекәй Бәдриҗамал исемле икән! Кунак хатынның авызыннан “Хәдичәттәйләр” дигән сүз чыгуга, ачылып китеп, ул: ”Күршем Нәфкать улы һәлак булганнан соң, саулыкка туймый башлады, хәтта инсульт кичерде, диде.Дәваханәдән соң да мантымагач, силсәвитләр аны күрше авылдагы картлар йортына урнаштырдылар”, - диде һәм карашын үзеннән җавап көтеп утырган хатынга төбәде.
Бу сүзләрдән күз аллары караңгыланып киткән Зәлифә: - Нәфкать минем улымның атасы була! –дип әйткәнен сизми дә калды.- Нәфкать...Сезнең...
“Күрәсеңне күрми, гүргә кереп булмый”,диюләре хак инде, хак! Күпме еллардан соң, яхшы атлы мәрхүм күршесенең никахсыз хатыны белән унбиш яшьлек улы барлыгын белгән Бәдриҗамал әби, шулай уйлап, өнсез калды.
Шушы минутларда Зәлифә дә үткәннәрен күз алдыннан кичереп чыкты. Ул унынчы һәм унберенче сыйныфны Зиреклегә йөреп тәмамлады. Шунда Нәфкать белән танышып – дуслашып киттеләр,шунда икесенә дә язлар белән ярсып – ташып мәхәббәт килде...
Мәктәпне бетергәч,Зәлифә укуын дәвам итәргә шәһәргә китте,ә Нәфкате авылда калды.Чөнки ул көзгелеккә армиягә чакырылган иде.
Атна саен очрашып тордылар.Я кыз кайта,я егет үзе шәһәргә юллана.
Менә шулай аралары якынайганнан – якынаеп,алар бер – берсеннән башка яши алмаслык дәрәҗәгә җиттеләр.
Нәфкать дисант гаскәрләрендә хезмәт иткәндә, кыз сагынуларыннан сарыга сабыша язган иде.Аның өчен дөнья туктап калгандай булды, яшәвенең яме бетте.Әйе, ничек онытсын инде Зәлифә, һәммәсе дә бүгенгедәй күз алдында.
Нәфкать ун көнлек отпускага кайткач, аның күп өлешен бергә үткәреп, шунда бер – берсен мәңге ташламаска, бергә булырга вәгъдәләр бирештеләр. Ә армиядән кайтышлый, бүлмәсенә бер кочак розалар белән атылып килеп кереп, бит очыннан үбеп алганын ничек онытасың? Бар да кичә генә булган кебек ләбаса. Егет: ”Никахлашып, авылда төпләник!” – дигәч, канатланып: ”Син кайда, җаным, мин шунда!” – дип җаваплаган иде бит ул! Әле инде шул адымы өчен үкенепме – үкенә.Чөнки моның сәбәпләре бар.Тик ул вакытта киләчәкне кемнәр фараз итә алган соң? Бер – берсен сөйгән ике яшь йөрәк алда ни буласын кайдан сизенсен?
Туйны чәчәкле – җимешле ямьле җәй көннәренә билгеләделәр. Зәлифә: ”Әлегә туганнарга әйтми торыйк, бу безнең кечкенә серебез булсын!” – дигәч, Нәфкать хәтта олыгаеп барган әнисенә дә шатлыгын сиздерегә ашыкмады. Ә үзе: ”Вәгъдә – иман!” – дип уйлап, дәртләнеп, тиздән Зәлифәсе белән кавышыр сәгать – минутларын саный – саный ,төп нигезне төзекләндерергә кереште. Киләчәккә уй - хыяллары зурдан иде шул егетнең. Яшь кәләше белән өр яңа йорт, җылы оя тергезергә, өй түрендә бәби бишекләре элеп, балалар үстерергә...
Үзгәрешләр заманында туган колхозында эшкә калырга булгач, авылдашлары Нәфкатькә аптыраган иде. Яшьләрнең күбесе озын акча артыннан читкә юлланганда, ул чигенмәде: “ Әниемне дә, туган авылымны да ятим итмәячәкмен, монда да аякка басып, ныгынып китәрмен әле!” – дип ныкышмалы рәвештә туган авылында торып калды егет.
Тормыш бөтен яклап та бөтәеп, түгәрәкләнеп килгәндә генә, һич көтмәгәндә авылга: “Нәфкать һәлак булган!” – дигән кайгылы хәбәр таралды. Кояшлы җәйнең ямьле бер көнендә Нәфкать су керергә киткән җиреннән юккка чыкты.
Туганнары аның гәүдәсен бер атна үткәч кенә елга төбеннән табып алдылар.Егетнең суга чумганда башы белән су төбендә яткан агач ботагына кадалып һәлак булуы турындагы хәбәр Зәлифәне аяктан екты. Киләчәккә баглаган ак хыяллары берьюлы челпәрәмә килгәч, кайгылы башын кая куярга да белмәде. Өстәвенә, Нәфкатен соңгы юлга озатып кайткач та, йөрәк астындагы тере җан үзенең барлыгын сиздерде...
Сабыеның тумас борын ук әтисез калуын аңлап әрнеп - әрнеп еласа да, Нәфкатьтән бала көткәнен беркемгә дә белдермәскә булды.Тик япь – яшь иңнәренә кунган хәсрәт кошын ничек җиңәргә, кайдан көч алырга, кемнән ярдәм сорарга?! Әйе, яшь хатын ул көнне сөйгәне белән киләчәккә булган якты хыялларын да җирләп кайтты...Башкаена төшкән кайгылары турында берәүгә дә сөйли алмый иде шул ул.
Чалт аяз күңел күген болыт каплап алгач, ул кешеләр белән элекке кебек ачылып сөйләшми, көлми башлады, укуын да ташларга туры килде.Төрле чаклары булды инде. Башына:”Әллә кайгымны хәмер белән юыйм микән?” – дигән “җенле уйлар” да кереп чыккалады.”Әйдә, ялгыз яшәмә, үзеңә тиңнәр тап!”- дигән үгет – нәсихәтләрен бирүчеләр дә булмады түгел, булды.Әмма, хатынның беркемгә дә күңеле төшмәде. Нәфкатен күңелендә терелтеп, улын беръялгызы үстерде Зәлифә...
“Әти” –дигән назлы сүзне әйтә алмаса да, Әскать бик акыллы, инсафлы бала булып үсте.Унбиш яшь тулып узгач кына серне аңа чишәргә булды Зәлифә.
Ничә еллар дәвамында иренең каберенә үзе генә килеп йөрде, хәзер инде дөреслекнең күзенә карарга вакыт! Улы да мәрхүм әтисенең туганнары белән танышасы килүен әледән –ә ле әйтеп торгач: ”Баланы туган авылы, нәнәсе белән таныштырырга кирәк! – дигән уйлар белән юлга чыккан иде Зәлифә бүген.
...Әскатькә сынаулы карашын ташлагач, Бәдриҗамал әби:”Суеп каплаган әтисе ләбаса!” – дип гаҗәпләнеп куйды.
Менә күрәчәк дисәң дә күрәчәк! Шул көнне үк Нәфкатьнең әнисе янына киттеләр. Аларга Бәдриҗамал әби дә иярде.Таксида булгач, тиз барып җителде.Тәрбиячеләренә йомышларын әйткәч, иң төпкел бүлмәләрнең берсеннән Хәдичә әбине җитәкләп килеп тә чыкты.
Менә озын коридор башында Хәдичә әби үзе дә күренде.”Мине кемнәр көтәргә мөмкин соң?”-дип сөйләнә – сөйләнә атлый иде ул.Таныш түгел хатын белән яшьүсмер малайны күргәч, кинәт:”Нәфкать улым синме бу?” – дип әсәрләнеп кычкырып җибәрде...Хатасын аңлагач, гафу үтенгәндәй: “Ачуланма инде кызым, шушы баланы үземнең моннан унбиш ел элек һәлак булган лачыныма охшаттым бит”,- диде.Күршесенә авыз ачып сүз әйтергә дә куркып, читтәрәк басып торган Бәдриҗамал әби дә:”Менә шулай, үз каның кайчан да таныла икән. Әй, Хәдичәкәем, бу малай чынлап та синең Нәфкатеңнең улы икән бит!” – дип әйтеп салды!
Хәдичә әби башта аңламый торды да, бу сүзләр зиһененә барып җиткәч, яулык очы белән әкерен генә күз яшьләрен сөртеп алды.Әйе, оныгы барлыгын белү бу дөньяда ялгыз калган әби өчен көтелмәгән олы бәхет иде!
Зәлифә Хәдичә әбине моннан бөтенләйгә алып кайтып китергә тели иде.Шулай итеп, тәрбиячеләре белән сөйләшеп, алар Зирекле авылына юл алдылар.
Һәм менә, шул көннәрдән бирле алар шатлыкта да, кайгыда да гел бергә, янәшә!
И, язмыш, язмыш! Уйлап карасаң, Нәфкатьнең гомере өзелү беръюлы ничә кешенең бәхетен челпәрәмә китергән: Хәдичә әбине – улсыз, Әскатьне – әтисез, ә Зәлифәне исә, сөеп - сөелеп яшәр чагында гына – ялгыз аккош иткән...
Ә аккошлар алар ялгыз калса, башкаларны яр итә алмый. Алар йә үзен - үзе һәлак итә, яисә мәңге ялгыз гомер кичерә. Бүген Зәлифә дә Нәфкатенә булган керсез сөюенә тугры калып, мәхәббәт җимеше булган улын ялгызы гына үстереп, гомер юлыннан атлый.
Арабызда йөрәгендә сүнмәс - сүрелмәс сөю хисе йөрткән менә шундый олы җанлы, киң күңелле затлар да бар әле, бар!
Гөлсимә Зиннәтуллина – Халикова
“Өмет”,”Тулпар” гәзит - җурналлары лауреаты
Борай - Аскын.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев