Фәния
“Фәния апа, ни хәлләрдәсез? Эссене ничек кичерәсез?” – димен. “Барысы да яхшы-ы! Барысы да әйбә-әт! – дип сер бирми түти. Нечкә сабыр тавышы әле булса колакта яңгыраган кебек. Кечкенә буйлы, җыйнак гәүдәле бу апа эчке кичерешләрен йөзенә чыгармый. Һәрвакыт җитди. Ак яулыгын туздырып түгел, төйнәп бәйләгән. Өстендә зәңгәр җирлеккә ак бизәк төшкән олыларча күлмәк. Олыгайдым дип, тәрәзәдән-тәрәзәгә йөреп вакыт уздырмый, кәҗә, тавык, бакча карап яшидер әле бу.
Туктаусыз су эчәсе килә, хәл бетә. Нык итеп арытты. Башкача түзеп булмас, менә-менә аяклар тотмый башлар кебек тоела. Безнең халык урынын бик белеп кулланган гыйбарәне кыстырып, күршеләргә телефоннан хәбәр җибәрәм: “..., өйдә генә утырыгыз. Монда кояш астында 48 градус эссе, дип әйтәләр”.
Ә Фәния апа бернигә исе китмәгән кыяфәт белән йөзләгән кеше арасында үз уйлары белән “аулакта” йөри бирә. Юлдашларыннан игътибар таләп итми. Мөмкинчелек чыкканда күләгәле урынга барып утыра. Аннары башкалар белән бергә тагын экскурсовод артыннан иярә. Халыклар арасында күзгә чалынган саен, ихтыярсыздан, оек кидеме икән дип, аякларына карыйм. Төсе шуныкына тарткан. Хәзер алар сандык төбендә дә калмагандыр инде. Хәер, сандык үзе дә күптән бик инде тарихи ядкарь.
...Казан шәһәрендә сәяхәтчеләрне Волгоградка алып баручы автобусны көткән урында: “Исәнмесе-ез!” – дип, төрле яшьтәге җиделәп хатын-кыз каршы алды безне. “Бәтәч! Татарлар Сталинградны якларга баралармыни?!” – дип көлдем эчтән. Чит җирдә туа торган хис-тойгылар кул белән югандай юкка чыкты. Үзебездәгечә булып китте. Ачыклар, гәпләшергә һәвәсләр. Җөмлә ахырындагы иҗеккә басым ясап, бик үзенчәлекле интонация белән сөйләшәләр. Иң өлкәннәре гәүдәсе картларныкыча алга иелә төшкән бер апа. Җитмеш микән, әллә сиксән үк микән?! Моңа инде ни калган? Тәүлекләп утырып бара алырмы микән соң?! Кем икән, исеме ничек икән? Беләсе, сораштырасы килә.
Тукталышларда, әрсез булып күренмәскә тырышып, үлчәп кенә сорау бирәм, нинди төбәктән икәнлекләрен белешәм. “Кызу эш өстендә дөньягызны ташлап чыгып китәргә ничек җөрьәт иттегез?” – дигән булам. Көләләр. “Кыярлар көннән-көн үсәләр. Помидорлар тәгәрәшеп пешеп калдылар. Көтсеннәр әле кайтканны”, – диләр...
Сәяхәт ахырына Фәния апа күз алдыннан юк булды. Авырды микән әллә? Тегеләре дә инде, ни уйлап олы кешене шундый юлга иярткәннәрдер!
“Авырмы-ый. Яхшы у-у-л. Автобуста утырып калд-ы-ы. Теләгемә ирештем, миңа җитте, ди-и-и. Без түгел, ул безне алып чыгып китт-е-е. Ул әйдәләмәсә, без йөрмәс идек әл-е-е. Ничә еллар инде, алып ба-а-а-арыгыз, диде. Мамай курганын күрергә хыялланды-ы-ы-ы. Безнең вакыт тыгы-ы-ы-з. Нәкәнис, эшне ташладык та чыгып китте-е-ек, - дип аңлатты юлдашларының берсе. Олы кызы икән.
“Күңеле булдымы?” дигәнгә: “Булды-ы-ы. Бик булды-ы-ы. Бик канәга-а-ть”, - дип җавап бирде кече кызы.
Барысы белән дә хушлашкач, их, ник инде шунда ныграк сораштырмаска, кыенсынып торырга, дип сөйләштек юлдашым белән. Аның да атасы, туганнары сугышта катнашкандыр бит? Кайсы фронтта булганнар? Исән кайтканнармы? Ни өчен апаның нәкъ менә Мамай курганын күрәсе килгән?..
“Умная мысля всегда опосля” дигән рус әйтеме ничә тапкыр кабатлаганбыздыр. “Татар акылы төшкән соң” дигән үзебезнең әйтем өйгә кайтып кергәч “куып җитте”...
Галимә
Тәрәзәнең ачык икәнен күреп: “Лягушка-путешественница , ничек йөреп кайттың?” – дип, Галимә апа дәште.
Мин берәр җирдән йөреп кайтканны белсә: “Волгоградка барасым килә. Икәү барырбыз әле берәр”, - дип әйткәли иде ул. Әллә уйнап, әллә чын. Мин юлга чыкканда: “Их!” – дип калды. Сиксәндә генә әле ул.
“Син киткәнче әйтергә оныткамын, “Павлов йортын” күреп кайт, дип. Күрдеңме? - ди.
– Панорама ошадымы? Анда бит барысы да чын кебек. Мин бер шәһәрдә кергән идем. Яшь кенә бер кызның коты алынды. “Анда мәет ята”, – ди. Аңлатырга туры килде”, - дип көлә Галимә апа.
- Генерал Чуйков курганда җирләнгән бит. Мине шунда җирләгез, дип, васыять итеп калдырган. Әйеее!
Авызымны ачып тыңлыйм.
- Нәрсә дигән әле ул?
Каян белә бу шул чаклы дип уйлап өлгергәнче, Галимә апа үз соравына үзе җавап бирде.
- “Для нас за Волгой нет земли”, - дигән. – Әйе! Шулай дигән!
- Миңа барып та йөрисе калмаган ласа. Экскурсовод сөйләгәннәрнең барысын да сөйләдегез бит”, - димен.
Рәхәтләнеп көлә Галимә апа.
Аннары: “Шунысына аптырыйм. Паулюс ...” – дип, тәмам һушымны ала.
Галимә апа тугыз сыйныф тәмамлаган. Хаклы елга чыкканчы төзелештә эшләгән.
- Мин китап укырга яратам. Элек бик күп укыдым. 90 нчы елларда базарда Ворошилов истәлекләрен күрдем. Менә моның чаклы калын иде, - дип, кулы белән күрсәтә. – Карап-карап тордым да алмадым. Әле дә үкенәм шуңа.
- Кирәкме ул Сезгә?
- Беләсе килә бит! – ахмак сорауга ихлас гаҗәпләнә Галимә апа.
Вәт әй ә! Менә бит кем белән янәшә яшә ятам икән мин!
Билләһи, оят.
- Юләрдер син! Ачы эсседә! Диңгезгә барырлар лутшы! – дип Галимә ападан да ныграк шаккатты минем чордаш.
Һәркемнең үз “курганы”, үз биеклеге шул...
Мультфильм “Лягушка-путешественница”.
Өлкән сержант Яков Федотович Павлов һәм аның кул астындагы солдатлар оборона тоткан йорт.
Музей- панорама “Сталинградская битва”.
Советлар Союзы маршалы Василий Ивановий Чуйков - Сталинград сугышында катнашкан армия командующие.
Климент Ефремович Ворошилов – Советлар Союзы маршалы.
Нет комментариев