Үтә айлар, үтә еллар,
Ага Ирень сулары
Күпме туган, күпме киткән
Кызлары hәм уллары.
Башлап монда орлык салган
Күрше авыл Бикбайның
Колсәет атлы оныгы
Шуннан киткән, тамыр алган
Чугымның зур тарихы.
Монда туып, тәпи киткән
Чугымның зур затлары
Мугаттардан, Аллаярдан,
Габделнасир, Якуптан
Күпме туган, авыз салган
Уллары hәм кызлары.
Кемдер монда нигез корган,
Кемдер киткән читләргә,
Кемдер килен булып төшкән
Шушы чукта яшәргә.
Вакытында гөрләп торган
Данлыклы ул Абудлчук,
Үз гомерендә күпне күргән
Күпне кичергән бу чук.
Илдә булган хәвеф-хәтәр
Аны читләп утмәгән:
Сугышка да 15 китеп
Бары 6-сы кайткан.
Тормыш матур, дөнья ямьле,
Кеше хәзер үзгәрде.
Эше кирәк, байлык кирәк,
Абдулчукны ташлады.
Чугыбыз да картайды,
Яшәүче дә калмады,
Кышын бары 3-4 йортта
Ильич утлары яна.
Ә җәйләр җитсә, җанлана ул
Яфрак ярган талсыман,
Ял итәргә кайта монда
Шәhәрдән туйган балаң.
Табигате матур аның,
Табигате бай аның,
Җиләккә дә, гөмбәгә дә
Шунда агыла халкың.
Ни кызганыч, бу очрашу чугымның
Соңгы сулышы төсле,
Шушы 4 йортта утлар сунсә,
Чугыбыз бетәр төсле.
4 гасырлар гомер узды,
Авылыбыз картайды.
Тыныч картлык, нык тазалык
Телим сезгә, чукташлар!
Абдулчукны урап узсын
Җил-давыллар, ташкыннар,
Яшен hәм янгын утыннан
Ходай үзе сакласын!
Илебездә мондый җирләр,
Беткән авыллар күпме!
Ә без авылны онытмыйк,
Хоть җәйләрдә очрашыйк!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 22