Предыдущая публикация
Бер яшь егет кайта урамнан.
Ник сагышлы җыры,үзәк өзә моңы,
Күңеленә аның ни булган,?
Сагышларга моңы уралган..
Соңгы тапкыр барган,соңгы тапкыр кайта,
Өзелеп сөйгән яры яныннан,
Җыры түгел таныш,моңы тулы сагыш,
Күңелендә егет җыр язган,
Җырлый-җырлый кайта урамнан..
Соңгы тапкыр кочып,соңгы тапкыр үбеп,
Кайта егет сөйгән ярыннан.
"Хуш,бәгерем.."-диеп,"Бәхетле бул..."-диеп,
Җырлап узды егет урамнан...
Сагышларга моңы уралган..
Күңеленең моңын,йорәгенең җырын,
Җырлап узды егет урамнан.
Карлар ява,карлар,кайткан эзен күмеп,
Соңгы тапкыр сөйгән ярыннан.
Сагышларга моңы уралган...
Җырлап узды егет урамнан...С.Мокыйм.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 73
Җырлап узды егет урамнан,
Сагышларга моңы уралган.....
Соңгы тапкыр кочып,соңгы тапкыр үбеп,
Кайта егет сөйгән ярыннан.
"Хуш,бәгерем.."-диеп,"Бәхетле бул..."-диеп,
Җырлап узды егет урамнан...
Сагышларга моңы уралган..