Казан
Җылы май иртәсе,яллар арты
Уку көне килеп җиткәндер
Керсез хисле татлы балакайлар
Мәктәпкә дип, чыгып киткәндер...
Мәктәп тирәсендә кошлар сайрый...
Шартлау тавышы кинәт яңгырый,
Нәрсә булды? Күңел тетрәнүдән
Йөрәк бәгырьләре калтырый
Тиз арада халык йөгерешә,
Илерешеп, чаба әниләр,
Йодрыкларын куеп йөрәгенә,
Коты очып тора әтиләр...
Билгесезлек...курку һәм көчсезлек...
Бер мизгел дә гүя бер гомер...
Эх,кысасы килә йөрәкләргә
Татлы җимешләрен тагын бер...
Йөгереп барыр иде...җибәрмиләр...
Түзә алмый, көтә аталар,
Шул чак телефонга хәбәр килә:
"Әнием, куркам,безгә аталар... "
Агарынып кала ата-ана...
Кан эчендә чыга балалар...
Булсын, яраланса, уңайланыр,
Тере генә булсын тик алар...
Нәрсә соң бу? - сугыш вакытымы?
Куркыныч төш мәллә? Аңламый..
Тик баласын бер исемлектә дә
Өмете сүнгән ана таб(а) алмый...
Нәрсә соң бу? Нинди коточкыч көн?!
Кайдан эзлим татлы баламны?!
Иртән генә сау-сәламәт иде...
Нинди афәт басты Казанны?!
Юк, ышанмыйм... Үлде димәгез лә,
Ник үләргә тиеш балалар?!
Нәрсә булды Җиргә, тыныч көнне
Ник тилмереп елый аналар?!...
З, Айнетдинова
........
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев