17.01.14.
Канатларым каердылар,-оча алдым,
Яшәмәсен,-дип будылар,-тын алдым,
Хисләремне таптадылар,-агарттым,
Мәхәббәт,-ул юк,-диделәр,-яраттым!
Аяк чалып ексалар да,-мин бастым,
Кагылганда ваклык-хурлык,-мин качтым,
Кайтмас җиргә кусалар да,-мин кайттым,
Дөреслек,-ул юк,-диделәр,-мин таптым!
Нахакларны атлап үтәм,-кагылмас,
Эзләсәм дә үткән гомерем,-табылмас,
Ялкынланып янган йөрәк,-басылмас,
Фани дөньяларга кабат юл булмас!
Юлларымда тау калыкты,-этәрдем,
Җиргә кадәр баш иелде,-күтәрдем,
Кайгы җиле кагылганда,-үткәрдем,
Янәшәмдә Ходай булгач, - терәгем.
Гомерем буе иш эзләдем,-тапмадым,
Кылган гонаһларым булды,- танмадым,
Утка салып карадылар,- янмадым,
Якыннарым янган утка салмадым.
Суга салып карадылар,-йөзә алдым,
Башка басып карадылар,-түзә алдым,
Зәңгәр күкнең зәңгәрлеген күрә алдым,
Кара төскә мансалар да күз алдым!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 22