Предыдущая публикация
Кеше хәлен кемнәр аңлый,
Минем хәлем үземдә.
Яшим үземнең хәл белән,
Сабырлыкта, түземдә.
Кыен хәлдән чыгар юлны,
Үзең генә беләсең.
Тик белмисең авырлыкның,
Кайдан, ничек киләсен.
Тормыш сыный, үзе кыйный,
Сукмагыннан үткәндә.
Сынып сыгылмаганнарны,
Хөрмәтли ул киткәндә.
Кем түзәлми кырыс җилгә,
Тормыш эзе күмелә.
Җыры кала тәмамланмый,
Кинәт кенә өзелә.
Сынауларның чиге юктыр,
Яшәү ул үзе сынау.
Кешелеклелек сыйфаты,
Авыр сынауда сынмау.
Фирдат Валеев.Шаран.
23.12.2019.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев