Әзер түгел идек бу хәлгә...
Хәния юк? Ничек? Юк, гайбәттер...
Тормыш туктап калды бер мәлгә...
Сагышларда синең җырны суздык,
Шатлыкта да сине тыңладык.
Җыр-моңнарың, саф күңелең өчен
Кадерләргә сине соңладык...
Синең тормыш уч төбендә булды,
Сөйләделәр, пычрак аттылар.
Гөнаһларың инде юылгандыр.
Гайбәтеңне бик күп саттылар.
Ә син өстен булдың гайбәтләрдән
Сандугачтай өзелеп сайрадың.
Интернетның мескен колларына
Син кызганып, жәлләп карадың.
Артык чибәр, артык юмарт идең,
Артык ачык идең халыкка.
Дөньяны син ал төсләрдә күрдең,
Табынмадың малга, байлыкка.
Гади генә бер авылдан чыгып,
Мәскәүләрне моңга күмдердең.
Казанга син бәйрәм алып кайттың,
Сәхнәләргә нурлар иңдердең.
Тәңре сине Җиргә биргән чакта
Бар сөюен, назын салгандыр.
Кадереңне барыбер белмәсләр, дип,
Инде кире үзенә алгандыр.
Арттан этүчең дә булмаган бит,
Акча төртүче дә булмаган.
Син гап-гади Фәрхи баласы шул,
Язмыш сине бик күп сынаган...
Ялгыз ана булып, ирдән калдың,
Тешең кысып түздең, көрәштең.
Эчең тулы хәсрәт, моң булса да,
Халыкка син шатлык өләштең.
Туганнарың китте бер-бер-артлы
Кайгы какты гаилә капкасын.
Ә сәхнәгә син елмаеп чыктың,
Каян, нинди көчләр тапкансың.
Хыялларың әле бик зур иде,
Җырларың күп иде җырлыйсы.
Оныкларга канатлар куясы,
Оныкчыклар белән уйныйсы...
Ак әби дә булам дигән идең,
Ак төс – пакьлек, сафлык билгесе.
Ак бабаең белән чөкердәшеп,
Яшисе дә иде яшисе...
Юк шул, тәкъдирләрдә язганнарны
Каләм белән булмый төзәтеп.
Үзең дә бит өзелеп җырлый идең:
“Язмышларны булмый үзгәртеп”.
Еллар үтәр, тормыш алга барыр,
Күз яшьләре берчак кибәрләр.
Алмашларың – бала-оныкларың
Синең юлны дәвам итәрләр.
Синең урын – оҗмах түрләрендә,
Син булырсың анда Хур кызы.
Исемең мәңге калыр күңелләрдә,
Син – татарның якты йолдызы!!!
Р.Ф.Шәфигуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев