1. Әллә мин дәштем, әллә син мине,
Гөмер көзенә кереп барган да.
Шаһит булдылар зәңгәр күкләр да,
Очрашты ярлар алтын көзләр дә,
Кушымта:
Яшьлек таңында син миңа әйттең,
Бер азга гына, көт әле дидең.
Диңгезләр гизеп, мин сиңа кайттым,
Син миңа хаман, көт әле дисең.
2 Яшьли сөюләр калдылар ерак,
Биргән вәгъдәләр булдылар маяк.
Яшьли сөюгә тугры калыплар,
Иңләде шулай диңгезләр моряк.
Кушымта:
Яшьлек таңында син миңа әйттең,
Бер азга гына, көт әле дидең.
Диңгезләр гизеп, мин сиңа кайттым,
Син миңа хаман, көт әле дисең.
3. Диңгезләр иңләп, тугры калды ул,
Туган иленә, сөйгән ярына.
Йосыф белән Зөләйхалар күк,
Никахка дога күктә кылына.
Кушымта:
Яшьлек таңында син миңа әйттең,
Бер азга гына, көт әле дидең,
Диңгезләр гизеп, мин сиңа кайттым,
Син миңа хаман, көт әле дисең.
4. Ике сөйгән яр, килделәр ярга,
Ярларда сайрый ике карлыгач.
Сөенә кошлар да ярлары булгач,
Талларда сайрый-сайрый сандугач,
Кушымта:
Яшьлек таңында син миңа әйттең,
Бер азга гына, көт әле дидең.
Диңгезләр гизеп, мин сиңа кайттым,
Син миңа хаман, көт әле дисең.
Һади Мухитов.
16.05.2023ел.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 41