Предыдущая публикация
Чалкан ятып карыйм төнге күккә,
Туган ягым чишмә буенда.
Ярты гасыр артындагы аваз,
Кайтавазлар һаман уемда.
Чалкан ятып карыйм төнге күккә -
Анда галәм куя тамаша;
Сокландыргыч йолдыз тормышыннан
Күз аллары хәтта камаша.
Җемелдәшкән йолдызлар уятты
Күңелемдә сагыш-зар хисен.
Йолдыз атылган тынлыкта тойдым
Онытылмас урман, җәй исен.
Төнге күккә хозурланып язам,
Хәтта күләгәм юк янымда;
Тынлык белән калдык икәү уйга,
Тынып ялгызлык кочагында.
15.04.2024
Флорит Хәмитов
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 15