Кичәбез якты хисләргә, җылы сүзләргә, юмарт бүләкләргә, күңелләрдә онытылмас тирән эзләр калдырырлык мизгелләргә бик бай булды.
Мин үземне озак еллар күрешмәгән якын туганнарыма кунакка кайткандай хис иттем. Ул гына да түгел, җилкәннәрен киң итеп җәйгән иҗат корабында, каләмдәш дусларым белән зур сәяхәттә булып кайттым, дисәм, ялгышмам.
Якты йөз белән каршы алган кунакчыл, тугандаш милләттәшләремә чиксез рәхмәтлемен!
Җитәкчебез Нурия Вәлиәхмәтова Закир кызы аерым алкышларга лаек!
"Изге Анна" ордены (Орден Святой Анны)
кавалеры башкорт-татар тарихында үзенең урынын алган, күренекле, изге шәхес ул.
Киләчәктә дә гореф-гадәтләребезне, телебезне саклап калып, ике арадагы дуслык элемтәләрен тагын да ныгытып, бергә-бергә иҗат итәргә язсын!
Кичәдәге кайбер истә калырлык фоторәсемнәрне сезнең карамакка тапшырам.
18.10.2023
Олы ихтирам белән, Флорит Хәмитов
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 10