Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 17
https://ok.ru/video/2539501719939
https://ok.ru/profile/581498696100/statuses/153353342758308
Арабыздан караңгылык узмас,
Береккәнлек тойса иңебез.
Бердәмлектә кодрәт яшәгәнен
Аңлар чиккә җиттек инде без...
Урын дауларга да, хакыбыз бар –
Бусагадан түгел, түрләрдән.
Ханлы булган, шанлы татар таңы
Азатлыкка дәшә үрләрдән.
Кайный-кайный дала каны ага
Тамырлары буйлап, кемнәрнең?..
...Аты калмый, заты, мәңге күндәм
Чигенүдән арган көннәрнең.
Кавемемне, Раббым, коткарсана
Мәкер үргән пәрәвезләрдән.
Кайтсын Иман, Вөҗдан, Хокук кайтсын,
Рухи сафлыгыбыз чәчәк атсын,
Кызылбалчык купсын тезләрдән.
Тетри дала... Акбүз атлар чаба
Кояш чыккан якка ыргылып.
Гасырларны кичкән, дәүләт тоткан
Газиз халкым кузгал бер булып!
Без яшәргә, көрәшергә тудык,
Он итәргә баскан ташларны.
Җан сүнәчәк, җилкәләргә кысып,
Саклап калсак мескен башларны.
«Яткан ташның астыннан су акмый.»
Юлын тапмый, елга буылса.
Халыкмы соң, халык, йөрәгеннән
Киләчәге хәтта куылса?
Казанлы да, азанлы да халкым
Киерелсен байрак-җилкәнең!
Хәтереңә төшсен, Ватанлы да, ...ЕщёХакыбыз бар
Арабыздан караңгылык узмас,
Береккәнлек тойса иңебез.
Бердәмлектә кодрәт яшәгәнен
Аңлар чиккә җиттек инде без...
Урын дауларга да, хакыбыз бар –
Бусагадан түгел, түрләрдән.
Ханлы булган, шанлы татар таңы
Азатлыкка дәшә үрләрдән.
Кайный-кайный дала каны ага
Тамырлары буйлап, кемнәрнең?..
...Аты калмый, заты, мәңге күндәм
Чигенүдән арган көннәрнең.
Кавемемне, Раббым, коткарсана
Мәкер үргән пәрәвезләрдән.
Кайтсын Иман, Вөҗдан, Хокук кайтсын,
Рухи сафлыгыбыз чәчәк атсын,
Кызылбалчык купсын тезләрдән.
Тетри дала... Акбүз атлар чаба
Кояш чыккан якка ыргылып.
Гасырларны кичкән, дәүләт тоткан
Газиз халкым кузгал бер булып!
Без яшәргә, көрәшергә тудык,
Он итәргә баскан ташларны.
Җан сүнәчәк, җилкәләргә кысып,
Саклап калсак мескен башларны.
«Яткан ташның астыннан су акмый.»
Юлын тапмый, елга буылса.
Халыкмы соң, халык, йөрәгеннән
Киләчәге хәтта куылса?
Казанлы да, азанлы да халкым
Киерелсен байрак-җилкәнең!
Хәтереңә төшсен, Ватанлы да,
Калкан, кылычлы да икәнең.
Суфиянов Айрат