20 яшь тик бер була
Ул көннәрдә нечкә күңел
Бик җаваплы хискә тула.
20 яшь шундый вакыт,
Мәктән чоры артта калган.
Кеше укып белем алган,
Кесәсенә диплом салган.
Берәү киткән армиягә.
Кайберәүләр йөри эшкә.
Яшьлек булгач, бар да була.
Сөйгән ярлар керә төшкә.
… туган, синең дә бит
Иң күңелле матур чагың.
Бүгенгедәй матур, ямьле,
Кайсы вакыт булыр тагын?
Уздыр сихри яшьлегеңне
Кадерләрен белеп кенә.
Яшә шулай бүгенге күк
Елмаеп һәм көлеп кенә.
Күз тимәсен тәртибеңә,
һаман шулай акыллы бул.
Өметләнгән бәхетеңә
Илтсә икән иң туры юл
Әтиең һәм әниеңнең.
Син — ышанычлы терәге.
Алар өчен бүгенгедәй
Типсен һаман да йөрәгең.
Бүген синең юбилеең,
Котлы булсын туган көнең.
Бәхет, шатлыкларга тулы
Матур төш күк булсын өнең.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1