Ә маймыл бигрәк шаян
Кубызны алган каян
Авызга куеп өрә
Үзе кардан йөгерә.
Уйнап килә ул биеп
Тишек пимасын киеп
Бүреген кырын салып
Таягын кулга алып
Ак кәҗә тора алда
Маймыл йөрисе юлда
Үзе кире үз сүзле
Үзе калын мөйгезле.
" Килеп кара ди янга
Сөзеп егармын карга.
Ятырсың син тәгәрәп
Тора алмый әүмәкләп."-
Диеп ак кәҗә сөйли
Сакалын селкеп йөри
Маймыл янына килә
Сөзеп екмакчы була.
Маймыл җитез ук кебек
Барып төшә туп булып
Әйләнә дә сикерә
Кәҗәне ирештерә.
Ак тунын карга бәрә
Үзе дә аунап ала
Китә бүреге очып
Ыштаны китә төшеп
Телен чыгарып көлә
Көйрыгын болгап куя
Кәҗәне үртәп, яный
Ак карны ятып ялый.
Маймыл үзе бик тинтәк
Йөрмәсме икән үртәп?
Дөньяны ызгыштырып,
Халыкны сугыштырып?
Лилия Ф. Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2015 ел
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 43