Маймыл елы ерактан
Килә ята көньяктан
Тоткан таяк кулына
Тамга сала юлына.
"Адашып әллә барам
Себертә юлдан буран
Җәем кайда югалган
Ак карда тора урман"-
Диеп маймыл уфтана
Аягы туңып яна
Үзе мескен йөгерә
Киеме юк киергә.
Күмелеп ап-ак карга
Килеп керә бер өйгә
Бабай да куркып кала
Аны куып чыгара.
Маймыл тәрәзә кага
Килдем ди яңа елга
Киемем юк кияргә
Зинһар керт бабай өйгә
Маймыл елы мин диеп
Салкында торам көеп.
Маймыл ялварып сорый
Тәрәзәдән ул карый.
Маймылны кертте бабай
"Кайда йөрдең син малай
Салкында өшеп, катып
Киемеңне югалтып"
Диеп бабай ачулап
Тишек пимасын эзләп .
Табып аңа кидерде
Аяктан чишмә диде.
Җамау салган ак тунын
Кара куян бүреген
Бирде бабай бүләккә
Кушып аны күлмәккә
"Менә сиңа бер ыштан
Саклар сине ул кыштан
Диеп маймылга бирде
Ычкырын бәйлә диде.
Йон бияли кидереп
Таягын кулга биреп
Бабай өйдән чыгарды
Шушы юлдан йөр диде.
Икече бүлеге дә бар.
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2015 ел
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 42