Предыдущая публикация
Тынган буран, көртле урам .
Ике бала кар көри,
Яннарында йөгергәләп
Актырнак эте йөри.
Ике бала көрәшәләр
Кар бәрешеп уйныйлар.
Актырнак белән бергәләп
Карга ятып ауныйлар.
Киемнәре ап-ак карда,
Аяклары боз гына.
Җылы өйгә килеп кергәч
Әрни аяк, түз генә.
Актырнак кына йөгерә
Уйный-уйный ул өрә
Йортын бага, йөгереп ала
Барысына өлгерә.
Лилия Ф. Гиматдинова сүзләре
Оренбург шәһәре
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 26