Куян ак тунын кигән
Чыршы янына килгән
Сүзе беткән cөйләми
Кайда качарга белми
Куян бүрене күргән
Күргән дә куркып калган
Качып мескен өлгергән
Әллә очып йөгергән?
Матур чыршы кызганып
Карлы итәген ачкан
Итәгенең астына
Ак куян кереп качкан.
Утыра ди җылынып
Йокыга куян талып
Оя ясаган кардан
Ылыс белән каплаган.
Төнге җил уйнап дулый
Котырган бүре улый
Йөгереп йөри төлке
Аның йөргәне көлке.
Үзе кардан йөгерә
Койрык арттан себерә
Яуган карны туздыра
Йөргән эзгә тутыра.
Күренми аның эзе
Яна төлкенең күзе
Тирә ягын ул исни
Йомшак куянны эзли.
Яшел булып ак карда
Тора чыршы урманда
Ылыс исен таратып.
Ылысларын кабартып.
Кар бөртекләре оча
Ылыска килеп куна
Төрле төсләргә керә
Кояш нурында яна.
Яңа елга , бәйрәмгә
Чыршы кисеп бизиләр
Мөлдерәп тамган яшен
Биеп йөреп күрмиләр.
Лилия Ф. Гиматдинова-Хисамова.
Оренбург шәһәре.2015 ел
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 32