Иж-Бубый мәдрәсәсен тәмамлаган шәкертләрнең күпчелеге Россия империясендә һәм илдә совет власте урнашкач та, татар халкының мәнфәгатен кайгыртып яшәүне дәвам итә, ТАССРны төзүгә һәм аны үстерүгә зур өлеш кертә. Әлеге язмада Иж-Бубый авыл тарихы музее сүзне бертуган Балтановлар турында алып бара.
Гобәйдулла Таҗетдин улы Балтанов 1892 елда Вятка губернасының Сарапул өязе составына кергән Кичкетаң авылында туа. 1904 елда данлыклы Иж-Буби мәдрәсәсенә укырга килә, аны тәмамлап, укытучы һөнәренә ия була. 1911 - 1913 елларда Петербургта татар мәктәбендә укыту белән беррәттән шундагы Чернов исемендәге кичке курсларда укый. Туган авылы Кичкетаңга кайтып, укыту эшен дәвам иттергән Гобәйдулла 1915 елда Алабуга реаль училищесында халык укытучысы дәрәҗәсенә имтихан тота. 1917 елгы инкыйлаблардан соң шул шәһәрдә халык мәгарифе өлкәсендә актив эшчәнлек алып бара. Укытучыларның өяз корылтаена делегат итеп сайлана, шул ук вакытта аның идарә әгъзасы да була. Шулай ук совет департаменты башкарма комитеты әгъзасы булып тора, шәһәр мөселман комитетын төзүдә актив катнашаучы буларак аның җаваплы сәркатибе итеп сайлана, татар телендә газета чыгаруны оештырып, аның мөхәррире булып эшли.
Г.Балтанов 1918 елда коммунистлар партиясе сафларына керә. Алабугага ак чехлар якынайгач, 2нче Кызыл Армия штабына хезмәткә алына. Шәһәрне колчаклылардан да азат иткәч, 1919 елдан мәгариф өлкәсендә җитәкче постларда эшләвен дәвам иттерә. 1922 елда Казанга чакыртып алына, 1924 елга кадәр ТАССР мәгариф халык комиссары урынбасары булып эшли.
Балтанов Гобәйдулла 1923 һәм 1927 елларда ТАССР эшче-крестьян һәм кызылармиячеләр советының IV һәм VII корылтайларында делегат булып катнаша.
1924 елда ТАССРның дәүләт һәм партия эшлеклеләре белән мәдәният әһелләре тарафыннан И.В.Сталинга милли сәясәт өлкәсендә булган деформацияләрне күрсәтеп ачык хат язган 39 шәхес арасында Гобәйдулла Балтанов та була ("Идел", №6, 1989). Әлбәттә, моны аңа кичермәячәкләр: 1930 елда ул репрессияләнә, аның гомере фаҗигале төстә өзелә.
***
Гобәйдулла Балтановның бертуганы Гыйрфанетдин Таҗетдин улы Балтанов турында, кызганыч, мәгълүмат күп түгел. Аның шулай ук Иж-Буби мәдрәсәсендә укыганлыгы билгеле. Аннан соң ул 4 ел укытучы булып эшли, рус һәм татар телләре фәннәрен укыта.
1917-1918 уку елында Гыйрфан Балтановның Әлмәттә хатын-кыз укытучылар семинариясендә укытканлыгы һәм 1918 елның 23 сентябрендә Алабуга өязе мәгариф бүлегенең мөселман бүлекчәсе мөдире итеп алуны сорап гариза язганлыгы билгеле.
Гомеренең соңгы 15 елында ул Казандагы Исмәгыйль Гаспаралы исемендәге мәктәп директоры булып эшли.
***
Хәсән Сәйфуллин төзеп җибәргән шәкертләр исемлегеннән күренгәнчә, анда шулай ук Лотфулла Балтанов турында да сүз бара. Х.Сәйфуллин раславынча, "алар өчесе дә бертуган, Кичкетаң мулласының уллары". Автор Лотфулла Балтановның башта Балтач авылында, соңрак Татар Шаршадасында балалар йортлары директоры булып эшләве турында хәбәр итә һәм аның бүгенге көндә татар мәдәниятендә танылган җырчы Булат Балтановның әтисе икәнлеге турында яза. Әмма Лотфулланың әтисе Габдрахман исемле булып, аның Таҗетдин белән бертуган икәнлеге билгеле булды. Димәк, Лотфулла Габдрахман улы Гобәйдулла һәм Гыйрфан Балтановларга әтиләре ягыннан икетуган булып чыга.
Беренче фотографиядә Гобәйдулла, икенчесендә - Гыйрфан, өченчесендә - Лотфулла Балтановлар.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 5