Хөрмәтле өлкә бизнес-берләшмәсе вәкилләре! Сезне Россия эшмәкәрләре көне белән котлыйм!
Сезнең төбәк үсешенә керткән өлешегезне бәяләп бетергесез. Узган ел өлкә икътисады рекордлы үсешкә иреште, инвестиция активлыгы күрсәткечләре дә югары булды. Уңай тенденцияләр хәзер дә саклана. Сезнең инициативагыз һәм җаваплылыгыгыздан башка бу мөмкин булмас иде. Барлык тышкы чакыруларга карамастан, төбәкнең төрле тармакларында күп кенә яңа проектлар гамәлгә ашырылды. Сез өстәмә эш урыннары булдырасыз, импортны алмаштыручы продукция җитештерәсез, яңа юнәлешләр үзләштерәсез.
Федераль Җыенга Юлламасында Россия президенты Владимир Путин сезнең эшегезнең мөһимлеген билгеләп үтте. Илдә эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү чаралары гамәлдә, даими рәвештә яңа механизмнар кертелә. Региональ дәрәҗәдә дә әз генә эшләр башкарылмады. Мондый карарларның барысының да турыдан- туры сезнең белән фикер алышудан соң кабул ителүе аеруча кыйммәтле. Бу - сезнең бөтен ил язмышында катнашуыгызны, уртак мәнфәгатьләрне кайгыртып эшләргә омтылуыгызны күрсәтә!
Үз-үзегезгә һәм үз миссиягезгә ышанычыгыз беркайчан да югалмасын! Яңасын булдырырга һәм алга барырга курыкмагыз! Барлык ниятләнгәннәрегезне тормышка ашырырга сәламәтлек һәм көч телим!
Глеб НИКИТИН, өлкә губернаторы.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев