Предыдущая публикация
Энҗе бөртегедәй ләйсән яңгыр
Керфегеңә синең эленә.
Күзләреңне ачып бер сирпесәң,
Күз яшенә алар әйләнә.
Яңгыр ява, ләйсән яңгыр,
Моңаергә бармы сәбәбе?
Җылы тамчыларың синең шифа,
Язның алар тәүге сәламе.
Ләйсән яңгыр шундый нәфис,
Күңелләрне безнең иркәли.
Сафлык иңә җанга үтеп,
Авыр хистән безне киртәли.
Яу син, әйдә, ләйсән яңгыр,
Басылмасмы йөрәк сагышы?
Тыныч булсын, аяз булсын күкләр,
Яңгырамасын туплар тавышы...
Энҗе бөртегедәй ләйсән яңгыр,
Керфегеңә синең эленсен.
Сөенечләр белән тулып дөнья,
Бәхет күз яшенә әйләнсен.
( Ризидә Шутова 13.04.24)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 4