Күршем Коръән укыта –
Чакырды мине ашка.
Вәгазь сөйләп тормый гына
Коръән тыңладык башта.
Шуннан китте өләшү
Бер-берсеннән уздырып.
Сәдакага алганнар
Чүп-чар, акча туздырып.
Сәдакага дога кылгач,
Тизрәк ашый башладык.
Изүләрне ачып куйдык,
Яулыкларны ташладык.
Әнә тегесен, менә монысын
Ашыйм инде, калмасын.
Гөбәдия чыкканчы
Ашап кара алмасын.
Ашлары да тәмле булган,
Бәрәңгесе һәм ите.
Ашый торгач кызып чыга
Кунакның ике бите.
Әйтерсең лә, моңарчы
Ач торган ул читлектә.
Ризыкларны сыпыра,
Туктый алмый ничек тә.
Берәр сәгать ашагач,
Туктыйлар хәл алырга.
Хуҗадан пакет сорыйлар
Өйгә пирог алырга.
И кардәшем, нәрсә булды?
Коръән ашы түгел бу.
Вәсвәсәгә бирелгән
Һәм саташкан күңел бу.
Коръән ашы уздырганда,
Мөнәҗәтләр әйтегез.
Ашап түгел, моңланудан
Кызарсыннар битегез.
Аллаһыга мактау булыр,
Әйтегез сез “Салават”.
Шайтан корган пәрдәне
Күңелеңнән алып ат.
Матур, озын җиңле күлмәк
Ашка киеп килегез.
Коръәндәге матур сүздән
Балкып торыр өегез.
Ул ялангач беләкләрне
Җиңнәр белән каплагыз.
Тыйганнардан тыелыгыз,
Гафиллектә ятмагыз.
Дин дәрәҗәсен төшерә
Үзешчән абыстайлар.
Кара күңел агарганчы
Узар әле күп айлар.
Төшермәгез дәрәҗәсен,
Изге аш – Коръән ашы.
Хәсрәттә һәм кайгыда
Булмастыр адәм башы.
Дөнья сүзен сөйләшмәгез,
Бер читкәрәк куегыз.
Ахирәт һәм Кыямәттә
Булсын сезнең уегыз.
Дога кабул булсын дисәң,
Иманлы булсын йөрәк.
Ихлас белән дога укып,
Тәсбих тартырга кирәк.
Коръән ашы уздырганда,
Намазлы булу кирәк.
Диния
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев