Предыдущая публикация
Ерак балачагым бүген искә төште–
Авыл киче, өйдә әче камыр исе,
Мич кырында әни бөтерелеп йөри:
Ипи сала гаилә өчен, изге эше.
Җиңел генә табыннарга ипи күчми–
Он иләге башта әнием кулларында
Алны- ялны белми зыр-зыр эшли,
Агач күәс чиләгендә әче камыр–
Үз чиратын тора сабыр гына көтеп.
Камыр басып куеп мич ягылгач
Кисәү агачына чират, эш күп.
Кече учагын да җайлап куясы бар,
Кызгылт күмерләрне рәтләп этеп.
Ипи көрәге дә үзе мичкә күчми–
Кирәк һаман шул ук әни көче!
Кире кайтмас хатирәләр белән–
Бакча тирәсенә чыгып киттем.
Талгын искән таң җиленнән янә–
Тойдым тәмле пешкән ипи исен.
Илшат Сибагатов
#укы
#шигырь
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 7