Дөньяны шау итеп йөргәннәр.
Бик яшьли авылдан кузгалып,
Дөньяны хыялга төргәннәр.
Әтиләр озатып йөрмәгән,
Әниләр кайданы белмәгән.
Бер атна ,икене торамы,
Баладан хәбәрләр килмәгән.
Кесәдә биш тәңкә- бар байлык,
Юлына, ашарга, яшәргә.
Чыгарып җибәргән аналар,
Үзе дә күрмәгән шәһәргә.
Кулына янчыгын тоттырган,
Тутырган ,сыйдыра алганын.
Әле дә онытмыйм,әнинең
Кул болгап,озатып калганын.
Без дә бит кадерле булганбыз,
Башкача булмаган берничек...
Арбасы калмаган, чанасы
Исән- сау йөргәнбез,без ничек?
Барыбыз бер төрле - киемнәр
Ападан ,абыйдан калганы.
Чиратлап киелгән рәешкә-
Бик сирәк яңадан алганы.
Яшәеш -бер тулай торакта,
Өйрәнгән дөньяны көтәргә.
Шул мәктәп булыша хәзер дә,
Тормышның юлларын үтәргә.
Без дә бит студент булганбыз,
Әле дә сагына күңелем.
Уйга да кертмәдек, яшь чакта
Яшьлекнең мәңгелек түгелен. Авторын белмим.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 4