Предыдущая публикация
Кичә генә кебек әле,
Күптән түгел шикелле.
Соңгы кыңгырау чыңлады,
Җилкендереп күңелне.
Шатлыклы һәм моңсу булган,
Йөрәккә сеңгән бу көн,
Олы тормышны башлаган,
Ашкынып көткән бу көн.
Гөл-чәчәккә тиңләшерлек,
Сокланып туймас кызлар.
Дәрт ташып торган егетләр,
Бердәм булып балкыйлар.
Олы җанлы мөгәллимнәр,
Соңгы киңәшне биреп.
Үз баласын озаткандай,
Талпына янып-көеп.
Көмеш кыңгырауның чыңы,
Тынмый чыңлый күңелдә.
Хәтирәләре саклана,
Йөрәкнең иң түрендә.
Д.Әхмәтҗанов.Чүпрәле.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 5