Монда тынлык...
Монда Хәтер яши.
Изге Хәтер, газиз анадай.
Үзе якты, үзе үлемсез ул,
Өстендәге генә карадан.
Сыйпап үтә йомшак кулы белән
Якташ-геройларның таш сынын...
Җан өрмәкче булып барчасына,
Җил көенә куша таң чыңын.
Диварларда яуда калганнарның
Исемнәре алтын хәрефтән.
Тузан кунмасынга Хәтер юа
Чык сулары белән һәр иртә.
Мәйдан уртасында мәңгелек ут –
Гүя сүнмәс Хәтер йөрәге,
Сулкылдый күк,
сызлый,
сыкрый кебек,
Яшь буынга сөйләп күргәнен.
...Ә бүген – яз!
Бүген Җиңү көне!
Хәтер әйди барсын мәйданга.
«Җиңү өчен рәхмәт!» – дога кебек
Ишетелә бүген кайдан да.
Җиңү өчен рәхмәт,
рәхмәт,
рәхмәт!
Актарыла Халык хәтере...
Чәчәк куйган кызны һичбер вакыт
Куркытмасын сугыш хәтәре.
Юк, кирәкми сугыш хәтәре!
Зәйфә САЛИХОВА.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев