Предыдущая публикация
Нигә шулай булган, димәгез.
Хафаланып, юк-бар нәрсәгә дә
Өзгәләнеп, шулай көймәгез.
Ни булырга тиеш булган булса,
Нишләсәң дә, барыбер, була ул.
Һәркем үз кайгысы, үз шатлыгы белән,
Үз язмышы белән туа ул.
Һәр кешенең һәрбер әйткән сүзен,
Һәр адымын Ходай чутлаган,
Без туганнан алда язып куйган
Һәр язмышның һәрбер сукмагын.
Кышын жил-буранга ачу тотып,
Көз яңгырны тиргәү ни бирә?
Телисеңме, теләмисеңме син,
Көз дә килә, кышлар да килә.
Зарланмагыз! Һәр вакытның бары
Матурлыгын күрә белегез!
Вак зарларга жанны вакламагыз!
Гомерегезнең кадерен белегез!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев