«Йә Раббым ният кылдым дөньяда да ахиратта дә бәхетле булу өчен ясин сүрәсен укымакка — Раббым кабул ит»
«Йә Раббым бу дөньяда озын, гыйбадәтле гомер насыйп булсын өчен ясин сүрәсен укымакка ният кылдым — Раббым кабул ит»
“Раббым, мине, гаиләмне һәм якыннарымны бөтен начарлыклардан саклар өчен һәм ризыкларыбызны мул итүең өчен “Ясин” укымакка ният кылдым, Раббым, кабул ит”. мәҗлесендә «Йәсин» сүрәсен уку (сорау-җавап)
Коръән мәҗлесендә «Йәсин» уку мактаулы гамәлгә әйләнеп китте. «Йәсин» укучы кешенең алдына тоз да куялар. «Йәсин» укып бетергәч, шуны, берсеннән берсенә йөртеп, һәммәсе дә бер чеметем кабып чыга. Анысын нинди хикмәт белән эшлиләр?
Мәҗлесләрдә «Йәсин» укуга гаҗәпләнергә кирәкми. Мәҗлесне алып барырга килгән кеше (абыстай) Коръән укый белми икән, мәҗлестә күзгә-күз генә карашып утырыргамыни? Коръәннән нинди дога, сүрә, аять беләсең, мәҗлестә шуны укырга кирәк. Рәсүлебез, безгә мәрхүм булган якын туганнарыбыз рухына бу сүрәне укып, дога кылырга кушып калдырган. «Йәсин»не Пәйгамбәребез Коръәннең җелеге дип бәяли. Анда бит астрономия, анатомия, биология, география һ.б. гамәли фәннәр сере дә яшерелгән. Шуңа да мәҗлестә «Йәсин» уку тәртипкә кереп калган.
«Бу сурәне укучы кеше алдына тоз куюның хикмәте нидә?» — дигәндә, Ибраһим гәләйһиссәлләм бик юмарт булган, бик күп корбан чалган, хәтта улы Исмәгыйльне дә корбан итеп чалырга риза булган. Мин үзем шундый бер риваять ишетеп беләм. Ибраһим гәләйһиссәлләм бервакыт Аллаһы Тәгаләгә: «Йа Аллам, бар галәм халкын кунак итәр идем», — дип, бер мөнәҗәт әйткән. Аллаһы Тәгалә аңа тоз сибәргә кушкан. Ул бер уч тозны җир өстенә сипкән һәм Аллаһы Тәгалә шулай итеп тозны яралткан. Шул сәбәпле, мәҗлесне тоз белән башлау сөннәт гамәлгә әверелгән. Икенче яктан караганда, тозның тагын бер үзенчәлеге бар. Эшләгәндә, ураза тотканда авыз эче кибә һәм төкерек бизләренең эшчәнлеге начарая. Селәгәй куера һәм микроблар үтеп керүгә мөмкинлек туа. Ә тоз капкач, бизләр яңадан элеккечә эшләп китә. Тоз микробларга каршы көрәшә дә ала бит әле.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев