Предыдущая публикация
Власть башына җыелганнар
Карак өстенә карак.
Чын эшкә куллары җитми,
Урлаша бигрәк харап.
Чиновниклар җыелганнар
Куштан өстенә куштан.
Берсен-берсе макташалар,
“Ялый” белеп тумыштан.
Тик телләре матур сөйли,
Бар да булдыксыз алар.
Башларында бер уй: ничек
Иң зур түрәгә ярар.
Башкисәр олы түрәне
Куштан Аллаһка тиңләр.
Түрә алдында баш игән,
Үзләре бигрәк юләр.
Властька килгән - супер куштан,
Чамадан артык карак.
Шулар аркасында ахры
Илебез ярлы харап.
Венер ФӘТТАХ 23.05.2024 ел Михайловка
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев