Предыдущая публикация
Тормыш матур тирәнлеге белән,
Чишмшләре белән матур ул,
Якты кояш, моңсу ае белән,
Ихласлыгы белән пакътыр ул.
Тормыш матур яңалыклар белән,
Алмашынган көннәр белән дә,
Тугры дуслык, татлы сөю белән,
Йокы килмәс төннәр белән дә.
Тормыш матур кешелеклек белән,
Изге эшләр белән матур ул.
Җылы сүзләр, моңлы җырлар белән,
Игелеклек белән актыр ул.
Тормыш матур бөтерчеге белән,
Хәтта сынаулары белән дә.
...Тормыш матур - туксан яшькә җитеп
Онык белән уйнау үләндә.
Венер ФӘТТАХ 21.05.2024 ел Карламан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев