Предыдущая публикация
Каермагыз җанны мәхәббәттән,
Икеләнеп хисне кумагыз.
Идеалны эзләп йөргән чакта
Адашып бәхетле булмабыз.
Дөнья түгәрәк дип, әйләнер дип,
Үткәннәргә кайтып булмас шул.
Без ташлаган, аңлый алмаганнар
Түзем булып көтеп тормас шул.
Уйламагыз тагын алты тапкыр
Булыр дип үткәнне кабатлап.
Без калдырганнарны кемдер табар,
Һәм китәр тормышта пар атлап.
Мәхәббәтне саклар өчен бер сүз,
Бер җөмлә дә бәлки тап-таман.
Булган мәхәббәтне югалтмагыз,
Булмасын ялгышлык ваклаган.
Венер ФӘТТАХ 20.05.2024 ел Карламан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 6