Предыдущая публикация
Уйларыма чумып күл буенда
Дулкыннар уенын күзәтәм.
Уйланмыйдыр алар, гел шаярып
Шомнарын куадыр үзәктән.
Кайчагында алар ярларны да
Җимерердәй булып кагына.
Шаярмыйлар ахры алар да гел,
Хәтер кертсә үткән чагына.
Бар да үтә, авыр уйлар китә,
Ярсуыннан туктый дулкыннар.
Башта бер уй: безнең киләчәкләр
Теләгәнчә иде булсыннар.
Тыныч күлне ямьләп пар аккошлар
Каңгылдашып килеп кунсыннар.
Уйлар тынычлансын һәм шаярып
Шомнарны кусыннар дулкыннар.
Венер ФӘТТАХ 20.05.2024 ел Карламан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 3