Предыдущая публикация
Һич аңламыйм, минем төшләремдә
Әллә инде урын алгансың,
Бер китмисең, күзләрне йомганчы
Минем төшкә сукмак салгансың.
Җанны борчып, хисләремне барлап,
Өшегән йөрәкне табасың,
Күпне онытасы килгән җанны
Кабат-кабат утка саласың.
Иртән инде сүзләр онытыла,
Сының кала күңел түремдә.
Уйлап йөрим, үткәннәрне барлыйм,
Болай да тынгысыз көнемдә.
Синең җылың тәннәремдә кала,
Йөрәк яна: тик төштә бу, дип.
Күңел сыкрый: төштә генә ласа,
Бушка гына ярсып яну бит.
Беләм төштә генә килереңне,
Очрата алмауны өнемдә.
Әмма ләкин күзне йому белән
Мин ашкынам сине күрергә...
Венер ФӘТТАХ 20.05.2024 ел Карламан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 8