Сиңа диеп назлар җыйдым,
Һәм тутырдым йөрәккә.
Бик озак бәхетсез булдым,
Йозак салып теләккә.
Әмма Ходай сине бирде,
Ышанычым сүнгәндә.
Син шакыдың йөрәгемә
Инде сүндем дигәндә.
Мин таныдым. Төшләремдә
Сине еш күрә идем.
Төш кенә бу, төш шул, диеп,
Теш кысып түзә идем.
Күзләреңдә ихласлык бар,
Минекедәй сызлану.
Һәр адымны салмак басып,
Киләчәкне уйлану.
Ә җаныңда яктылык бар,
Күзләргә бик чалына.
Минем күзләр шул карашның
Нурларына ябына.
Үткәннәрнең күләгәсе
Бераз күзгә чыкса да,
Киләчәкне теләү күздә
Шатлык булып чылана.
Күпме еллар җыйдым назлар
Сәйлән-сәйлән тезгәләп.
Бәлки шуңа сагыш җанны
Бетермәде телгәләп.
Ә үткәннәр кул изсеннәр,
Иярмәсен иртәгә.
Зарланулар, уйланулар
Әйләнмәсен киртәгә.
Икебезнең арабызга
Юллар салдым болыттан.
Кил яныма, кул сузып кил,
Арыныйк без юл юктан...
Венер ФӘТТАХ 14.05.2024 ел Карламан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев