Предыдущая публикация
Кадер белмәгәнгә ялынмагыз,
Вакытны да әрәм итмәгез.
Хыянәткә барган йөз кабатлар,
Хәтта аны гафу итсәгез.
Күз яшьләрен әрәмгә түкмәгез,
Кирәк күрмәгәннәр аңламас.
Бер алдаган йөз кабатлар тагын,
Кем ышана, диеп, алданмас.
Гафу сорап кабат кыерсыткан
Бу дөньяда әллә аз мени.
Җәберләгән, кабат җәберләр ул,
Тәүбәлеләр җирдә аз йөри.
Җанны ишетмәгән, сүзләрне дә
Кирәк чаклы итеп ишетмәс.
Таш йөрәкле кабат таш ыргытыр,
Ихлас җанлыларны иш итмәс.
Әрәм итмәгез матур тормышны,
Җансызларга вакыт бүлмәгез.
Тиң кешене Ходай очраттырыр,
Бәхеткә лаек без һәммәбез!
Венер ФӘТТАХ 15.05.2024 ел Карламан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 5