Предыдущая публикация
Күкрәп чәчәк аткан гөлләреңә
Вакытында сулар сипмәдең.
Сине җәлеп итте затлы гөлләр,
Үз гөлеңә вакыт җитмәде.
Затлы гөлгә кызыгучы күбрәк,
Алар шундый нәфис,нәзберек.
Тыңламадың- әйтүчеләр булды:
“Үз гөлеңне сакла син берүк!”
Сулар үргә акмый,үткән- кайтмый,
Йөрәк яралары ,аһ,авыр,
Ул яраның тирән газапларын
Бәлки вакыт кына юалыр.
Вакыт үтте...Көзге бакчаларда
Затлы гөлләр сулган,өзелгән,
Үз гөлең бит исән,исән һаман! -
Балкып чәчәк ата көзен дә!
Битарафлыкка ул түзмәс иде
Рәнҗеп-кимсетелеп яшәп тә,
Кешене дә,хәтта гөлләрне дә
Киләчәккә өмет яшәтә!
Добавить ключевые слова0Поделиться
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев