Предыдущая публикация
Кыр казлары оча җылы якка,
Кайтырлармы алар әйләнеп.
Җаным кыр казыдай канатлана,
Үтеп киткәч гомер җәйләрем.
Кыр казлары кебек очар идем,
Тик хыялда минем канатлар.
Очар идем кире яшьлегемә,
Яшьлек
җырларымны кабатлап.
Кар
буранлы салкын кышлар үтәр,
Кыр
казлары кайтыр яз җиткәч.
Минем
язлар,җәйләр инде ерак,
Кире
кайтмас алар бер үткәч.
Саубуллашам
кыр казлары белән,
Кире
кайтырсыз бит казларым.
Язлар
кебек көтәрмен мин сезне,
Имин
килеп җитсә язларым.
Кыр
казлары оча җылы якка,
Биг(е)рәк
моңсу казлар тавышы.
Өчәү
калабыз без бу дөньяда,
Мин,кара көз,сары сагышым.
Флюр Абдракипов
04.10.2017
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 48
Карап тордым күктә очканын.
Авыр икән күрсәң сөйгәнеңнен,
Башкаларны сөеп кочканын.
Бу казны да әллә ташлаганнар,
Йөрәк өзгеч аның тавышы.
И,ходаем,эзләп табып парын,
Көтсен иде аны кавышу.
Болытларга кереп ул югалды,
Белалмадым аның язмышын.
Вакыт үтеп, үзен онытсам да,
Оныталмам кебек тавышын.