( хикәя )
Уфа аэропортында көндәгечә ыгы-зыгы. Монда кемнәр генә юк. Берәүләр якынын еракка озата, икенчеләр каршы ала, очрашулар, күрешүләр, кочаклашулар. Кемдер шатлыгыннан күз яшьләрен тыя алмый, кемнеңдер саубуллашканда сораулы күзләре яшь белән тула. Көлешүчеләр дә бар, әнә, бер төркем яшь негрлар килеп төшкән, аларны үзләре кебек иптәшләре каршы ала, ара-тирә үзләреннән рус сүзләре дә ишетелә сыман. Элекке вакытта кешеләрнең болай аралашуын күз алдына да китерүе кыен иде, картәтием сөйләвенчә, элек Мәккәгә хаҗга ничә айлар буе җәяү барганнар, кайвакытта кәрванга эләгеп дөяләргә дә утырып барырга туры килгән. Ә хәзер самолетка утыр да, теләсәң Таиландка, яисә Мисырга, Төркиягә оч, берничә сәгатьтә анда буласың.
Минем дә чит илдә булганым юк иде, балалар, хатын кыстагач вакыт табып Төркиягә барып, күреп кайтырга булдым. Чемоданны багажга тапшырдым, ләкин самолет ике-өч сәгатьсез дә булмый әле, дигәч, ничек
вакыт үткәрергә дә белмичә, аэропорт кафеханәсенә кереп кәhвә эчеп алырга
булдым. Кафеханәнең пыяла ишеген шар ачып каршыга зур зәңгәр күзле, сары чәчле чибәр генә кыз ашыгып килеп чыкты, аның артыннан мөлаем гына йөзле, кара чәчле, пөхтә киенгән илле яшьләр чамасы татар хатыны ияргән. Кыз аныкы булып чыкты, ахрысы.
— Юра, кызым, документлар залдагы өстәлдә булырга тиеш, озак йөрмәгез, әтиең белән тиз урагыз, мин әлегә әйберләр янында монда көтәрмен, — диде. Ерак түгел тукталышта машинасының ишеген ачып, кара мыеклы таза гына ир көтә иде. Әтиседер, дип уйладым. Алар машина белән кузгалып та киттеләр. Хатын залга үтте, мин дә аның артыннан кердем. Кафеханәдә кеше күп, ләкин кайбер өстәлләрдә буш урыннар да бар иде. Мин тәрәзәләр буенда читтәрәк урнашкан өстәл артында утырган әлеге хатынга күз ташладым, артында ике чемоданы тора, өстәл өсте буш. Мин якынрак килеп:
— Сезнең янга “посадка” ясарга ярыймы, — дип сорадым.
— Утырыгыз, — диде. Бераздан:
— Кәhвә эчәсегез килмиме? –диеп сорадым.
— Мин бер чынаяк эчкән идем инде, — дип җаваплады.
— Берүзем генә эчеп утырырга өйрәнмәгән, сезгә дә
китерсеннәрме? — дидем.
— Каршы түгелмен, — диде. Озак та үтмәде, официант ике чынаяк
кәhвә китереп куйды. Бер-ике йотым эчкәч:
— Гафу итегез, әлеге чибәр кыз сезнең кызыгызмы? — дип сорадым.
— Әйе, минем кызым.
— Тагын да гафу итегез, Юра исемле кызлар күргәнем юк иде, — дидем. Хатын бераз миңа карап торды да:
— Аның исеме Флюра, мин аны Юра дип йөртәм — беренче мәхәббәтемнең истәлеге.
Миндә бу сүзләр тагын да кызыксыну уятты, сүзне нәрсәдән дә башларга белми тордым, бераздан:
— Беләсезме, озын юллар йөргәндә, вокзалларда, поезд, самолетларда кешеләр башкаларга үзләре белән булган хәлләрне сөйлиләр, чит кеше ишеткәнен урамга чыгып сөйләп йөрми бит инде, ә үзең бушанып калгандай буласың.
— Без дә шулай сөйләшә алабыз бит, әле вакыт күп, күрүемчә, сез дә Төркиягә очасыз.
— Әйе, Төркиягә, тик билетлар онытылып калган, Юра белән ирем
алып килер өчен кайтып киттеләр.
— Мин сезгә шундый тәкъдим ясыйм, бер-беребезгә беренче
мәхәббәт турында сөйләргә, тик сез беренче, башлыйбыз, килештекме?
— Аның турында чит кешегә сөйләү урынлы микән, шулай да, бәлки үземә дә җиңелрәк булып калыр, сөйлим алайса. Минем үземнең дә исемем Женя, Евгения була инде, картәтием кушкан. Cугышның алгы сызыгында яралангач, Женя исемле дусты плащ-палаткада сөйрәп алып чыгып санитарларга тапшырган. Госпитальдән чыккач картәтием кайтып, өйләнеп, улым туса, Женя исеме кушармын, дип сүз биргән. Исән-имин кайтып гаилә корган, ләкин өч кыздан башка балалары булмаган. Без оныклары да өч кыз үстек, картәтием өметен өзеп миңа-төпчегенә шушы исемне кушкан. Шулай, картәтием истәлегенә Женя булып йөрим. Ә кызым Юра-Флюра — беренче мәхәббәтем истәлеге. Сөйләгәч сөйлим инде. Безнең бәләкәй авылда башлангыч мәктәп кенә иде. Өченче классны тәмамлагач дүрт чакрым ераклыктагы күрше авылга йөреп укый башладык, кыш көннәрендә интернатта торабыз. Анда да мәктәп иске иде. Өч ел укыдык анда, җиденче класстан яңа мәктәпкә күчтек. Шул яңа мәктәпне төзегәндә без дә, ял көннәрендә, хезмәт дәресләрендә вак-төяк эшкә йөрдек. Туфракса салырга йөргән хәтердә, керамзит дигән таштан сала идек, алар түгәрәк таш кебек, төрле зурлыкта, үзләре җиңелләр. Малайлар чардакта таш атышып уйныйлар. Шунда минем маңгайга бер таш килеп эләкте, бик авыртты, зур төер калкып чыкты, авыртуга түзәлмичә еладым. Укытучы салкын су белән юды, ләкин төер кимемәде. Малайларга укытучы ападан моның өчен бик каты гына эләкте, тик берсе дә үз өстенә алмады. Хәер, караңгы чардакта кем бәргәнен каян беләсең инде. Өч-дүрт көн үткәч авырту да басылды, төер дә кимеде hәм классташым Рәзиттән хат алдым. ”Мин аткан идем ул ташны, гафу үтенәм,” дип язган. Җиденче класска күчкәндә классларны бүлгәләделәр, Рәзит “А” классында калды, мине “Б”га күчерделәр. Хат алгалашып тордык, бер тәнәфестә ул минем учка салып китә иде, икенче тәнәфестә мин аңа. Нәрсәләр язышканбыздыр инде, ләкин ул хатлар язышу әле дә күңелдә җылы тойгылар уята. Җиденче класста укыганда яз көне комсомолга кердек, Рәзит, мин, тагын бер егет, ике кыз. Яхшы билгеләренә укучылар. Башта Дүртөйлегә барып комсомолга кердек, аннан комсомол билетлары алырга бардык. Транспорт юк, күп вакыт ул унике чакрым юлны сөйләшеп җәяү үтә идек. Рәзит белән дуслашып йөрдек, фотолар алыштык. Җәйге каникулга туктагач дүрт чакрым араны көн дә диярлек кичләрен килеп йөри иде, килгәч я сызгыра акрын гына, я тәрәзә чиртә... Чыга идем. Дус кызым Лилия Фәрит исемле егет белән дуслашып йөри иде ул вакытта, Лилия миннән: “Мин Фәритне яраткан кебек яратасыңмы Рәзитне,” дип сорый иде. “Юк, яратмыйм”, дия идем. Яратмадым мин аны, хәзер үкенәм. Сигезенче классны тәмамлагач, ул укырга Кушнаренкага китте, ә мин — Уфага. “Синсез нишләрмен инде” дия иде ул. Мин аның беренче мәхәббәте булдым. Хатлар алышып тордык, аена ике-өч тапкыр кайтып йөри идем, гел очраштык...
Соңгы курс алдыннан җәйге каникулда ындыр табагында автоүлчәүгечтә эшли башладым, кызу урак вакыты, комбайннар чык төшкәнче ура, сәгать өчкә, дүрткә генә кайта идем, Рәзит кайтканны гел көтеп тора. Йокы туймаса да, капка төбендә сөйләшеп таң аттырабыз. Шул җәйдә авылга төзү бригадасы белән ике егет килеп төште, безгә йорт аша яшәгән Ямал апаларга фатирга урнаштырдылар үзләрен. Мәскәүдән рус егетләре иде, берсе Юра исемле, икенчесе — Сергей. Клубка чыгалар, матур киенәләр, матур бииләр, гитарада уйныйлар, тора бара Юрасына гашыйк булдым да куйдым, озата килде. Рәзит тә капка төбендә көтә, чак сугышып китмәделәр. Рәзиткә “Башкача килеп йөрмә инде”, дип әйттем. Шунда гына
Рәзит: “Яратам бит мин сине,” диде, ә мин аны кудым. Терсәкне тешләп булмый шул...
Бу Мәскәү егетләре авылда озак булмадылар, аларны Казанга алып
киттеләр. Юра белән хат алыша башладык, октябрь бәйрәменә кунакка чакырды бу мине. Самолет белән Казанга очтым, бик матур очрашу булды... Классташым Нәзилә анда яши иде, аңарда тукталдым, ләкин ике көнне дә Юра белән үткәрдек. Ике көннән кайткач Юраның бүлмәдәш егете Саматтан хат килеп төште: “Женя, син ялгышма, Юраның йөргән кызы бар, син аны оныт” дип язылган иде. Кая барырга урын таба алмыйча үлә яздым шул вакытларда. Юрага язып-язып карадым, җавап килмәде. Соңрак Самат тагын язып җибәрде: “Юра Мәскәүгә кайтып китте” дип. Шулай итеп, Юраны югалттым. Табибларга рәхмәт, алар киңәше, алар ярдәме белән бик матур кыз бала таптым, кызым Юрага ошаган. Әти-әниләр башта бик каршы булсалар да, соңлап җайлаштылар, кызымны карарга ярдәм иттеләр, рәхмәтлемен аларга. Рәзит шул көзне армиягә китте. Аралашмый идек инде ул вакытта. Шул көзне армядән отпускка кайткан әлеге иптәшем Риф белән таныштык. Ул мине өзелеп яратты, ”Беренче мәхәббәтем” дия торган иде. Йөрәк астында йөргән балам турында белмәдем. Армиядән кайткач өйләнешергә вәгъдә бирештек. Ул хатларны бик еш язды, hәр хатында сүзе мине яратуы турында, ә мин сирәгрәк яздым, нәрсә язарга да белмәдем. Бер елдан ул кайтып төште, бу вакытта минем нәнием туган иде инде. Кайткач ике ай килми йөреде, мин дә өметемне өздем. Ләкин миңа булган мәхәббәте җиңде, ахрысы, очраштык, мине гафу итте, өйләнештек. Мин инде диплом алып Уфада эшли башлаган идем. Юрага якын булсын дип кызыма Флюра дип исем куштым. Исем кушканда Риф турында уйламадым да, өметем өзелгән иде инде. Үзем Юра дип йөртәм, ул турыда берсе дә белми. Юрага охшаган, зәңгәр күзле блондинка. “Сез икегез дә кара, нигә мин блондинка,” дигәч “Картәниләрең шундый булган, аларның геннары сиңа күчкән”, дидек. Гаиләдә тату гына торабыз Аллага шөкер. Рәзитне гел сагынып яшәдем мин. Сабантуйларда очраша идек элегрәк. Күрешкәч кулларны җибәрми торыр иде. Өйләнеп, Бәләбәй районында яшәделәр, колхоз рәисе булып эшләде, аннан Бәләбәйгә зур вазыйфалы эшкә күчергәннәр. Бер елны минем белән бер группада укыган дустым Роза Бәләбәйдән миңа кунакка килеп төште. Мин Рәзит турында сорашкаладым. Ул Бәләбәйгә кайткач, Рәзитне табып, минем телефон саннарын биргән. Рәзит миңа шалтыратты, бик еш сөйләшеп тордык, очрашып бер сөйләшергә хыялландык... Ике ай элек Роза Бәләбәйдән шалтыратты: “Рәзит бик озак авырып бакыйлыкка күчкән икән”, дигән шомлы хәбәр салды. Дөнья капчыкка кергән кебек булды шул чакта. Очрашып булмады, шунысы үкенеч, әйтер сүзләр әйтелми калды. Исемә төшә, күңелемне сагыш баса. Авыру булса да телефоннан белгертмәгән, мине күрү өмете белән яшәгән.
Менә бу сүзләремдә ничә кешенең беренче мәхәббәте күз алдына килеп баса, диде сүзен йомгаклап, бер кулына кулъяулыгын тотып, бер кулы белән чынаякны алып, тәмам суынган кәhвәне йотып куйды ханым.
Ә сез инде үзегезнең беренче мәхәббәт турында сүз башламасагыз да була, озакламый Юраларым килеп җитәчәк, дип тәмамлады сүзен бераз кыенсынгандай, күзләре чыланган юлдашым.
01.11.2017 Флюр Абдракипов
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев