Борын-борын заманнардагы түгел, хәзерге интернет чорының чын әкияте бу. Андагы куркыныч хәлләр барлык кешелек дөньясын өркетә.
Батырларны чәчеп үстермиләр, аларны ана тудыра, баһадир булып үсеп җиткәч, яуда сынала. Хикәям шул хакта. Хикәяләрем турында “бу хатын әкият яза" диючеләр байтак. Әкият ‒ нәкъ телевизордагы “домашний”каналындагы кебек, тик чын әкият. Сугышка кереп торалар, аларны кырып торалар. Әкияттә Аждаһаның башын кискән саен, урынына яңасы үскән сыман мәхшәр мәйданында шулай. Аяк-кулсыз калганнарга ясалманы ясыйлар да алар, өр- яңа көч-куәт алып, дошманга нәфрәт белән кабат сафка баса. Милләтләре төрле булса да барсының да ниятләре уртак: зур Җиңү яулап, исән-имин тизрәк туган якка әти-әниләре, балалары, гаиләләре, сөйгән ярлары янына кайту. Сугышка аларны берәү дә көчләп китермәгән, яшәүнең никадәр татлы икәнен белә торып, үзләре сайлаган язмыш. Бу чын әкиятемдә катнашучы герайлар да, күз ачып йомган арада, барган вакыйгалар да чиксез. Аларны сөйләргә һәм тыңларга мең дә бер кичә генә җитмәячәк. Яу кырында авызыннан ут чыгаручы Албасты, зур белемле булып та баш имәс Шайтан, дошманның котын алган Җен-пәриләр, хәйләкәр Төлке, сызгыруга чаптырып килеп җиткән хуҗасына тугрылыклы Ат, дуслыкның кадерен белгән Эт холкын бергә туплаучылар ‒ безнең сугышчылар. Арадан берсен сайлап алдым да Илшат дип исем куштым.
Илшатның, сугыш башлану белән, аның эчендә кайныйсы килде, ләкин күптән түгел әтисен бакыйлыкка озатып, ялгыз калган әнисен кызганды. Әмма күңелен, бертуктасыз, “минем урыным сугышта, егетләр кырында” дип, корт кимереп торды. Җаен туры китереп, сөйләгәндә, кешегә туп-туры карый торган карашын, озын керфекләрен әнисенең соргылт күзләренә туп-туры кадап:
‒ Инәки, мин сугышка барырга карар кылдым, син рәнҗемә инде, яме, дигәч, улының уйларын күптән сизеп йөргән, баласының теләгенә һичкайчан каршы килә белмәгән сабыр ана ризалыгын бирде. Тик газизен сугышка алмаячакларына иманы камил иде. Заманында Илшатын, уң кулының бармаклары бөкләнеберәк торганлыктан, яшьтәшьләре белән армиягә дә алмадылар, күпме кимсенеп йөрде. Бөгелмәдә педагогия техникумында укып йөргән чакта (бандитизм чәчкә аткан чор), дусын яклашып, пычакны учлап, тотып сеңерләрен өздереп, уң кулыннан эш китеп, сулагайга әйләнгән иде. Техникумны тәмамлагач, үзе белән укыган кызыкайга өйләнеп, туган якка кайтылар. Җирнең яме иген, өйнең яме килен. Авылдагы СПТУда бергәләп мастер булып эшләп йөрделәр. Гаиләгә нур өстәп, Ришатлары туды. Сабый барсыннан да үзен яраттыра белде. Шатлык озакка бармады. Биш яшьтулгач, Гүзәл аны, әтиле ятим итеп, үзләренең ягына алып кайтып китте. Җиде пот тоз ашасаң да, кешенең холкын белеп бетереп булмый. Аңлашырга, кире алып кайтырга теләп, әти кеше берничә тапкыр,артларыннан барып карады, никтер килешә алмадылар.
Зурдан куптармыйча,туганнар, дуслар, күршеләр Каримовларның болындай иркен йортларына җыелып, булачак сугышчы белән хушлашу кичәсе үткәрделәр. Иртәгәсен, исән-сау кайтуын теләп, йола буенча икмәк тешләтеп, исән-сау әйләнеп кайтуын теләп, капка төбеннән озатып калдылар.
Военкомат Илшатның хәрби билетын тикшереп тормады, танкчылар гаскәренә эләгәсең дип, сәламәтлек буенча комиссия үтәргә Уфага җибәрде. Кан анализында шикәрнең күләме зур икән. Сугыш үлемсез, яраларсыз була алмый. Яралана калса, тиз төзәлмәячәк. Канны нормага салу өчен, дару һәм укол рецеплары биреп, өендә дәваланырга кушып, крие борып кайтарып җибәрделәр.
Дәваланган соң, тагы шифаханә каридорын тапарга туры килде. Кандагы шикәр һаман нормага туры килми. Бәхетенәме, бәхетсезлегенәме сугышка китәсе килми күңелсезләнеп утырган Дәүләкән районыныкы Наил исемле иркәй белән әңгәмә кордылар. Аның да кан төркеме Илшатныкы сыман өченче группа отрицательный икән. Тиз генә анализ язылган кәгазьләрен алмаштылар һәм аның урынына тимерне кызуында сугарга яраткан Илшат кузгалырга торган автобуска менеп тә утырды. Танк гаскәренә эләкми, мотострельковыйга туры килде. Сугышка китү теләге шул кадәр көчле. Үгез булмагай, черт булсын ‒ балаларга сөт булсын. Иң мөһиме авылга кире кайтмый, куйган максатына ирешсен.
Донецкка килеп җиткәч, частьләргә

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев