Бик исем китеп бармый
Төртмә карашлы күзләргә.
Каеф төшерәсем юк
Артта чәчелгән сүзләргә.
Үпкә дә, теләк тә юк
Таратучысын эзләргә.
Сөйләгәннәргә үч итеп,
Шул сүзләрне җыям әле.
Көтмәгез, кабынып китмим,
Үз тиремә сыям әле.
Җае чыккач, гәзиткә язып,
Пычаксыз суям әле.
Бер җепкә тезәмен дә
Авызымны тыям әле.
Муенса итеп тагам.
Күзнең явын алдырыр,
Сүзсез, телсез калдырыр.
Каян алган диярсез,
Йөрәгегезне яндырыр.
Көнләшеп кара көярсез,
Минем сүздән бу дип,
Бәлки күкрәк төярсез.
Шулай булачак, күрерсез,
Сөйләгәнгә үкенерсез.
Эчтән генә булса да,
Гафу да үтенерсез.
Юләр сүзгә йөгән юк,
Сөйләсәгез, үпкәм юк.
Миңа киләчәк кенә бар,
Бүгенге һәм үткән юк.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк 26.12.2017

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев