“ӘННӘ”
Гайшә, үзенең бәхетенә үзе сокланып, атлаган саен Ходайга шөкер итеп, аңардан шул бәхетнең китмәвен үтенә, балаларына исәнлек тели, күз генә тиеп куя күрмәсен, дип, алдан ук борчыла. Язмыш бер тапкыр күтәрә алмастай кайгы бүләк итте Гайшәгә. Үлгән кеше турында, яшь иде, Ходай ярдәм бирсен, дип жәллиләр. Бер караганда, ул үлә дә котыла, дөнья көтәсе юк. Бераз сөйлиләр дә тыналар, әкренләп бөтенләй онытыла.
Мин һәрчак ялгыз торып калганны кызганам. Ул үзенең якыны артыннан тереләй кабергә барып керә алмый, ни үле, ни тере килеш гомеренең соңгы көннәренә кадәр аның өчен никадәр яшь түгә торгандыр. Гел, кешегә күрсәтеп, елап йөреп тә булмый, истәлекләрне хәтер сандыгына салып куясың да, шул сандыкны нәрсә эзләгәнеңне белмичә актарасың да актарасың. Ничек акылдан язып хыялланмыйсың? Ходай сабырлык, ярдәм бирәдер, мөгаен. Эчең тулы ут булса да, чи тирегә ут капмый. Авызыңдагы канны төкермисең, эчкә йотасың. Моны якынын югалткан һәркем яхшы белә.
Гомеренең сөеп-сөелеп туймас чагы ирсез үтте. Моны тормышның нинди икәнен үзе күрмәгән кешегә сөйләп аңлатып була торган түгел. Җыен эт ишетмәгән сүзне ирсез хатын ишетә. Бер гаепсезгә ак эт бәласе гел кара эткә. Кая инде ул, урам тутырып, берәр мәдәни чарага бару. Өй тавыгыдай, беркая чыкмауны хуп күрәсең. Ни әйтсәң дә, бармыйча калырга ярамаган бик якын кешеләреңдә кунак булганда да хуҗаның тугры хезмәтчесе этнеке шикелле урының я ишек төбендә, я савыт-саба юган җирдә кухняда. Кыстасалар да түр башына менеп утыра алмыйсың. Анда — парлылар урыны, ирлеләр урыны.
Бернигә мохтаҗлык юк. Бар нәрсәң дә бар. Тик күңел китек. Кыек атсалар да туры тия. Йомшак сүз дә ярамый, җебеп төшәсең дә, бер юкка балавыз сыга башлыйсың. Көйләсәләр, көйгә килеп булмый.
Ул тол калганда, уллары бәләкәйләр иде. Балаларын җил-яңгыр тидерми ун ел буе ялгызы тәрбияләде. Аллаһыга шөкер, тиреләре тегеп куелмаган, әти юк, дип тормадылар, үстеләр, кул арасына иртә керделәр.
Гомер шундый шәп тизлек белән йөгерә, куып тотам димә. Моңа кадәр уллары белән юанды. Кулын сораучыларны, өенә дә кертмәде, ияреп тә китмәде. Гаиләгә артык кеше керүен, балаларының кагылып-сугылып, иптәшләре кырында кимсенеп, үсүләрен теләмәде. Мәктәпне тәмамласалар, бөтенләй ялгызы кала түгелме соң?
Тормыш дәвам итә. Аллаһы Тәгалә бер тапкыр гына биргән гомернең көзен телефон шылтыравын көтеп тилмереп үткәрмәскә кирәк. Һәрнәрсәнең үз вакыты бар. Кулыңнан эш килгәндә, куыш корырга; өшегәндә җылынырга, учагыңны ягарга кирәклеге турында уйлый башлады Гайшә. Хәзер инде алтын принцлар табылмас, тормышта елгадагы көймәне аудармый гына парлы ишкәк белән ишәрдәйләр сорап килүчеләр булса, кире какмаска кирәк.
Шундый фикердә булса да, Рамазан үзенең ниятен белдергәч, ныклы карар кабул итеп өзеп кенә җавап бирә алмады. Атна-ун көн үттеме, юкмы, тупсада ир заты яңадан күренде. Бу юлы үзе белән ике кызын да, әбисен (Башкортстанда хатынның әнисен әби диләр икән) дә ияртеп алып килгән. Зур табын булып, алып килгән күчтәнәчләр янына, өйдәге тәм-томны да тезеп чәй янына утырдылар.
Сүзне олы кеше башлады. "Гайшә, балам, без сезгә зур йомыш белән килдек. Рамазан кияүне узган килгәндә, борып җибәргәнсең. Үпкәләмим, синең ихтыяр. Сине аңа бик якын туганнарыбыз димләде. Яхшы кеше булмасаң, газиз кызым урынына шушы ап-ак чәчле башым белән киявемне, оныкларымны сиңа көчләп тагып утырмасыем. Үлгән артыннан үлеп булмый. Жәллә киявемне, аны жәлләмәсәң, мине жәллә. Монавы ятим балалар хакына ризалаш, олы башымны киче итеп килдем, үкенмәссең", – дигән сүзләрдән соң мөлдерәмә тулы күзләре белән тын да алмый, чебен очса да ишетелерлек тынлыкта, үзенә төбәлеп торучы карашлардан югалып калды, җаны әллә ничек чәнчешеп куйды. Улларына карады. Аннан ир затлары ихата курага чыгып, эш табып байтак кына мәж килделәр. Әби, борылырга урын калдырмый, үгетләде дә үгетләде.
Рамазаннар авылына кайтып, тамыр җәйделәр. Черегән бай булмасалар да тапканнары үзләренә җитеп, өсләре бөтен, тамаклары тук, булганына канәгать итеп, матур гына яшәп киттеләр. Малайлар күбрәк “әттә” диеп йорт хуҗасы кырында буталдылар. Гайшә кызларны якын күрде, “кызым”, “алтыным”, “үскәнем” дип эндәште, ләкин тегеләр аңа беркем дип тә әйтмәделәр.
Баштарак, ярый, әкренләп өйрәнерләр әле, дип уйладылар, көчләп “әннә” дидермәделәр, соңнан дәштерәселәре килсә дә балалар күңеле моны кабул итмәде, үги әни алар өчен ят кеше иде.
Дөрес, Гайшә апалары тыныч кеше булды; кайчакта шукланып, челпәрәмә китереп, чынаяк-тәлинкә мазар төшереп ватсалар да; үтүкләгәндә кием яндырсалар да; тавыш күтәрмәде; бөтенләй күрмәмешкә салышты. Кызлар белән дуслашу өчен, барлы-юклы акчасына тәм-том, матур уенчыклар, яңа күлмәкләр сатып алып торды; чәчләрен әйбәтләп тарап, матурлап тасмалап үрде; кызыклы әкиятләр сөйләде; алар белән уйнады; дәресләрен хәзерләште.
Яши торгач, кызлар әниләре урынына килгән бу апаның гаиләгә кереп урнашуларына күнектеләр, әмма көтелгән сүз һаман ишетелмәде. Гайшә чәчрәп кабынып китмәде, ирен битәрләмәде, сабыр гына көтте. Күпмедер вакыттан соң өйдә тагын бер малай артты. Моңардан соң кызлар күңелендәге тискәре холыклар яңадан уяндылар, “әннә” дияргә телләре әйләнмәде. Аларны әтиләре дә, әниләре исән чактагы шикелле, яратмый, күбрәк вакытын малайлар белән үткәрә. Гайшә апа – ул үги әни; җитмәсә, безне яратмаска була, бәби алып кайтты. Картәниләре дә әниләре бар чактагы кебек элекечә өзелеп яратмый, ияләштереп тә яткырмый, куна калырга да кыстамый, чәен эчергәч, аркаларыннан сөя дә тизрәк озату ягын карый:
– Барыгыз, үзегезнең өегезгә кайтыгыз. Сез — зур кызлар инде хәзер. Апаегызны карашыгыз, һаман “әннә” димәсәгез, апаегыз сездән алдан әйтеп куяр әле, – дип, тизрәк озату ягын карый. Әйтсә әйтер, ул бит үги түгел, үзләренеке.
Икенче көнне картәниләре, яулыгын дүртпочмаклап туздырып бәйләп, үзе әйтмешли, өченче аягы-таягына таянып, нигәдер, чакырганны көтеп тормыйча, үзе кунакка килгән. Ястык кебек кабарып пешкән күмәч, яңа гына сепараттан чыккан каймак, күптән түгел генә аертылып, әле утырып та бетмәгән бал белән тирләп-пешеп чәй эчкәч, кулъяулыгы белән авызын сөртте, озак итеп, изге теләкләрен, балаларга тәүфыйк-бәхет теләп амин тоткач, хәйлә уйлап тапкан төлкедәй, болай да кысык күзләрен кыскалап:
– Гайшә, сөбханалла, күзләр тия күрмәсен, улыгыз атасына охшап, нинди пәһлеван булып үсеп беткән. Иркенләп бер рәхәтләндереп сөярмен, күптән бала сөйгәнем юк, барыгыз әле урманга. Кызларыбызга урманны күрсәтеп алып кайт. Күп итеп балан җыярсыз, үзе ачы булса да бәлеше телеңне йотарлык тәмле була аның. Миңа да бирерсез. Минем хәзер урманга йөрер вакытларым узды шул инде, – дип озатып калды.
Аяз көннең матурлыгы! Кояшның пешерми генә үзәккә үтеп керерлек җылылык биреп, кыздырган бер мәле Ни җәй үтеп бетмәгән, ни әзрәк көзгә керелгән сентябрьдә син дә бер, мин дә бер мизгел. Урманның ямьлелеге! Миләш белән балан җимешләре, әллә кайдан ялкынланып янып торалар. Яфрак-үләннең ниндие генә юк. Кырмыска иләвендәге бөҗәкләрнең эш-хәрәкәтләрен күзәтә-күзәтә, өйдән пешереп алып килгән йомыркаларга тоз сибеп ашап тамак ялгап, чәй эчеп алгач, алып килгән ризыкларын төенчеккә төйнәп, билгеле генә куак башына элеп куйгач, Гайшә биленә буган алъпкыч итәгенә балан җыярга тотынды.
Кызлар, кайткач муеннарына муенса ясап тагарга, миләшкә барып ябыштылар. Аннары чикләвек куагын күреп алдылар. Аның ботагын сыгып төшереп, кемузардан ярышып кәшәкәсе белән бергә булдыра алган кадәр йолкыдылар да йолкыдылар. Әзрәк эчтәрәк колмакка тап булдылар.
Тик, савытлары тулгач, азыклары эленгән куакны күпме эзләсәләр дә таба алмадылар, кычытканга чагылып беттеләр, буталалар да бер урына килеп чыгалар. Башта бик кыю күренсәләр дә әкренләп кикрикләре шиңде. Кайтасылары килә, юлны тапмыйлар, елыйсылары килә, чарасыздан кычкырга керештеләр:
– Әннә, әннә, әннәү… — дип ачыргаланып кычкырулары хатынны таң калдырды.
Гайшә атылып килеп чыкты да кызларны кочагына алып, кысып кочаклады. Шатлык яшьләрен тыеп та йотып та булмый икән.
Шулай итеп, ул урманнан “әннә” булып, зур шатлыгы эченә сыймый ташып, елмаеп кайтып керде.
...Еллар үтте. Бу дөньяда ризыгы беткән әбине күптән түгел хөрмәтләп җир куенына тапшырдылар. Рамазан белән Гайшә балаларның бишесенә дә бердәй карап, бертигез яратып, тәрбияләп үстерде. Алар үзләре дә тырыш булды, ата-аналарының йөзенә тап төшермәделәр. Зурлары, әти-әниләрен артык борчымый, үз көчләре белән сайлаган һөнәрләре буенча белгечлеккә укырга керде, бәләкәчләре өченчедә укып йөри. Бүгенге көндә “әттә”, “әннә”дип өзелеп торалар.
Ә ир белән хатынның телендә “яратасыңмы?”, “яратам” дигән сүзләр юк, еш кына бер-берсенә әйтмәсәләр дә үзалларына “ярый әле, Ходай безне кавыштырган”, дип уйлыйлар.
***
Автор үзе турында:
Бәләкәйдән үк күп нәрсә белән кызыксына, мөмкин кадәр күбрәк белергә, күбрәк җирләрне күрергә тырыша торган идем. Шуңа үзем теләп армиягә киттем. Монда да бик күп китаплар укыдым, хыял диңгезендә йөздем.
Ике елдан, акыл утыртып, туган ягыма — Бүздәк районының Каран авылына әйләнеп кайттым. Читтән торып, БДУга укырга кердем. Анда Сәгыйдулла Хафизов, Камил Дәүләтшин, Әхәт Нигъмәтуллин, Үзбәк Гыймадиев кебек танылган галимнәрнең лекцияләрен тыңладым, тирән белем алдым. Әкренләп белемне энҗе бөртегедәй җыеп, тәҗрибә туплау, иҗат казанында кайнау күз алдымда яңа офыклар ачты.
Буш вакытта кәгазь шыгырдатам, каләм тибрәтәм. Язган әйберләремне авылдашларым көтеп алалар, минем фамилия күренмәсә, юксына башлыйлар, күрәсең, ошаталар.
Әлеге көндә лаеклы ялдамын. Мәктәптә укыткан укучыларым арасыннан Айдар Зәкиев кебек язучы үсеп чыгуына горурланам.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев