Предыдущая публикация
Улларым – бөркетләрем
Минем канат ныгыткан.
Сезгә сокланып, әниегез
Бар дөньясын оныткан.
Баһадирларым- сез
Минем газиз улларым,
Чиксез горурлыгым,
Җаным, күңел нурларым.
Сез яктыртасыз миңа
Киләчәгем юлларын.
Гомер буе чын йөрәктән
Изге теләкләр юлладым.
Улларым- дөнья тоткасы,
Нәселебез дәвамы.
Бөтен ышаныч сездә:
Өзә күрмәгез аны.
Улларым - ышыклар дивар,
Өрлек – таяныр таяныч.
Сез исән- имин булгач,
Күгем якты, җаным тыныч.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 2