Менә ничә көн инде “Одноклассники” сайтына ул аңа “дуслык”ка керә. Диләрә баштарак, аның кем икәнен төгәл белмәгәч, кире какты, соңнан исә, чит кеше исеме астында әллә берәр танышы микән, дип тә уйлап куйды. Егет тә тиз генә җиңелә торганнардан түгел иде бугай, кат-кат керде. Инде
бөтенләй кермәслек итеп ябып куярга торганда, егеттән хәбәр килеп төште.
-Мин бу хатны төрмәдән язам. Хөкем чыгарылган: 13 елга ирегеннән мәхрүм итәргә. Бу сүзләрне ишеткәч, моның нәрсә икәнен ахырга кадәр аңламадым да. Бик тиз үтеп китәр кебек тоелды. Тик арттан тимер ишек ябылуга ирегемнән мәхрүм ителеп, аяз күкне һәм кояшны рәшәткә аша гына күреп үткәрәчәгемне аңладым. Беренче көннәрдә, мин мондый шартларда бу кадәр вакыт түзә алмам кебек тоелды. Бу системада физик түгел, ә әхлакый яктан сынуымнан курыктым мин. Биредә психологик яктан бик авыр, тирә-юньнән дә һәрвакыт басым. Төрмәнең үз кануннары һәм алар иректәге тормыштан күпкә аерыла. Үзеңнең көчсезлегеңне күрсәтсәң, синең өстән идарә итәргә әзер тоткыннар бик күп монда. Тик шулар арасында аңлаучан, ярдәм кулы сузарга әзерләре дә бар. Төрмәдәге кебек бердәмлекне минем иректә күргәнем юк иде. Төрмә күп нәрсәләргә өйрәтә. Тоткынлык башкача уйларга, фикерләргә өйрәтә. Бар яклап сынап карый. Мин монда кергәндә, 25 яшемне тутырган егет идем. Биредә бер ел эчендә үстем дияргә була, тормышка карашым үзгәрде. Иректә дә тормыш үзгәргәндер инде. Яраклашыр өчен күпме вакыт кирәк булыр икән? Яңадан яшәргә өйрәнәсе бар. Бүгенге көндә күңелемдә бары тик бер теләк — яшәү теләге. Мин моны нинди сүзләр белән аңлатып бирергә белмим.
Менә шул теләк минем барлык эчке дөньямны биләп, көч биреп тора. Минем иректәге кызкай белән язышасым килә. Бер нәрсә дә өмет итеп түгел болай гына аралашыр өчен генә.
Диләрәгә нигәдер ул жәл тоелды, шуңа, ике дә уйламыйча:
-Язышыйк соң, - хәбәр җибәрде.
Тоткыннарда телефон тотмыйлар иде, шунлыктан хәбәрләр күбесенчә төннең төрле вакытында берәр җөмлә белән генә килде.
-Бүген минем өчен бик авыр көн булды, синең турыдагы уйларым, аны үткәрергә түземлек бирде.
-Фотоңа карыйм да синең бәхетле елмаюыңны күрәм,шул елмаюың минем йөрәгемне җылыта.
-Көннән көн сиңа ныграк ияләшәм, гашыйк булдым шикелле.
-Минем кайгыларымны һәм уйларымны бүлешкән өчен сиңа зур рәхмәт.
-Мин сине яратам, калганы мөһим дә түгел.
- Арабыздагы бәйләнеш өзелмәсенгә, мин йөрәгемне бирергә дә әзер. Яратам сине.
-Сиңа булганың өчен, рәхмәт әйтәсе килә. Кадермем мин сине үлеп хөрмәт итәм, синсез миңа бик кыен. Таянычым булганың өчен мең рәхмәт, сөеклем. Яшәешемнән дә ныграк яратам. Барлык хәвеф- хәтәрләрдән сине Аллаһ үзе сакласын.
Мондый хатлар алу Диләрәнең үзенә дә ошый. Күңелендәге уй- борчуларын әллә кайдагы егеткә сөйли, шуның белән күңеленә тынычлык таба. Аның иң якын кешесе кызы бар, ләкин ул әле кечкенә, сер сөйләрләп булмый. Диләрә аны мәктәптә тугызынчыны тәмамлар алдыннан, уналты яше дә тулмастан үзе дә бала килеш тудырды. Җәйге каникул вакытында кичләрен күп егетләр белән чобалды. Әллә ни чибәрлегеюк югын, тычкан кебек бик тере, шук шул Диләрә. Карап торышка да тычканга охшап тора: уйнап торган кара күзләр, аның тиресе төсендәге чәченең толымы.Толым дисәң, хәтере калыр, нәкъ менә нәп-нәзек кенә койрык. Өстендә тап-тар гына баулы ачык тупик, бот төбеннән генә торган кып-кыска балаклы шортик –барсы да шәрә тычканны хәтерләтә. Ничә карасаң, үз-үзен тотышы чәчәк бөреләнгән гөлнекедәй каефе шәп, бертуктаусыз көлеп тора. Тычкан төсле чинап көлсә дә, тавышы ямьсез түгел, кушылып көләсене китереп, кытыкны уйнатып тора, сөйләшә башласа, теле телгә йокмый. Буйга сузылып үскән юан бәрәңге шытыгыдай шушы кызның кайсы төшенә күзләрен майландыра торганнардыр инде эре-эре гәүдәле башсыз егетләр. Тычкан исен сизгән песиләр төсле, артыннан кырыкмаса кырык егет чаба.
Авырга узганын тест атнасында ук күрсәтте. Әти булырга тиешле кешеләр,тычканга үлем, мәчегә көлке итеп карадылар, кырыгының берсе дә ышанмады. Хәлен сөйләү белән, коры җиргә сеңгән су кебек, каядыр юкка чыктылар. Серне башта студент апасына чишеп карады. Ул аптыраштан кулбашларын селкетеүдән узмады. Әниләре үтә җаваплы һәм кешеләр хөрмәт итә торган эштә эшли. Әтиләренең өч тиенлек тә акылы юк, күзенә ак-кара күренми, ачуы килгән чак булса, әти-әни, туганым дими, эпи шүрлеген җимереп төшә, күз төбенә фингал куя. Бу хәбәрне ишетсә, барысын бергә бәреп үтерергә дә күп сорамас. Авылда аны кеше түгел, җен диләр. Алар күренекле кешеләр – шәхси малтабарлар: үзләренең кибетләре, асфаль юл буенда кафелары бар.
Ишектән , тупсаны атлап керү белән, турыга ярып салып, әнисенә:
-Әнием, мин сине шатландырырмын микән, әллә көяләндерәмме? - диюгә, сорауга каршы сорау ишетте.
-Әллә авырлысыңмы?- дип сорады сизгән кебек.
-Атасы кем?-дип сүзгә кушылды әтисе.
Диләрә куркуыннан яңа гына хезмәттән кайткан ятим егетнең исемен атады.
Хастаханә, аборт, баладан баш тарту турында сүз дә булмады. Әтисе егет белән барып сөйләште, икенче көнне никах укыттылар, туйны җәйгә калдырдылар. Туй эшләп мәшәкатьләнергә туры килмәде, җәйгә баласын күтәреп, Диләрә туган йортына әйләнеп кайтты. Өйдәгеләр
җилкәсендә утырырга теләмәде, олы юл буенда урнашкан бер кафега ашнакчы булып эшкә урнашты, читтән торып хисапчы-барменнар әзерли торган көллияткә укырга керде. Бәләкәче исәя төшкәч, аны әниләренә калдырып, күбрәк акча эшләү нияте белән апасы укыган, шәһәргә китте. Яллар, бәйрәмнәр җитсә, өеп, күчтәчләр, уенчыклар төяп, сагынып канатланып кызы янына кайтты. Яшь әнигә, Зиләрәсеннән дә якын, алыштыргысыз кеше юк. Ул җаваплылык өстәде, акыл утыртты, җитди булырга, тормышны аек күз белән күрергә өйрәтте.
Егетләргә күтәрелеп тә карамады, аларны адәмгә санамады. Эшләгәнем үзем белән кызыма җитеп тора, башкачага гаилә турында
уйлыйсы юк.
Менә әле, интернетта Руслан танышкач, башта әллә ни исе китмәсә дә, аны күрмәгән көйгә дә ошата башлады. Әйе башта болай, сүз юктан сүз булсын дип, кенә аралаштылар. Диләрә үзенең, уңышлары белән бүлеште, кызы турында сөйләде.
Телефонның теге очында бүлдермичә, сәгатьләр буе игътибар белән тыңладылар.
Әкеренләп ул якын кешегә әйләнде, гомер очрашканнары булмаса да, ул аны ярата. Мәхәбәтнең күзе сукыр була, колак белән яраттыра диюләре хак икән. Аңа әле яңадан ун ел утырасы бар, ләкин бу Диләрәне куркытмый, күзе-башы тәмам әйләнгән, аның
сөйгәне шундый кагыртучан, ягымлы, назлы. Күңел белән уйлары туры килеп, яратып, кызының хәлен сораштырып тора. Озакка сузылган сөйләшүләр җанына җылылык өсти.
Егерме алты яшьлек Руслан Ырынбурда туып үскән. Мәктәпне тәмамлау белән, армиягә алалар. Балачактан техника арасында кайнашып үскәнлектән, кулыннан эш килә. Хезмәт итеп кайткач, автомобильләр ремонтлау белән шөгыльләнеп, тамагын
туйдыра.Өйләнмәгән егет буш вакытларын башка яшьтәшләре кебек дуслары белән җыелып бәйрәм итәргә ярата. Бервакыт бераз сыйланып кан кыздыргач, мыскыллап әйткән сүзне күтәрә алмый, каш төзәтәм дип күз чыгара, кулларын, аякларын эшкә
җигә. Тукмалган егет аңына килә алмыйча, хастаханәнең реанимация бүлегендә якты дөнья белән хушлаша. Шулай итеп аның язмышы чәнечкеле тимерчыбык арасына кереп урала.
Яңа ел алдыннан Русланга туганнары белән очрашырга рөхсәт бирәләр. Ул телефон аша яратып өлгергән яңа танышына тәкъдим ясый, очрашуга чакыра.
Диләрәнең икеләнеп, уйланып торырга вакыты тар, бер тапкыр да күрешкәннәре булмаса да, шундук бик теләп ризалаша.
Аның бу кыйланмышы белән өйдәгеләр, дуслары, танышлары килешмиләр, төрлечә үгетләп карыйлар, тормышчан мисаллар китерәләр. Ире кире кайтырга, бергә яшәргә чакыра. Берсенең дә сүзе колагына керми. Диләрә үзен кимсетеп, мыскыллы карашлы
төрле түрәләр аша үтеп, язылышырга, аларга ир белән хатын булырга рөхсәт ителгән документлар юллый. Бу эшнең нинди четерекле икәнен башыннан үткәргән һәм ярата белгән кеше генә аңласа аңлар. Бөтенләй таныш булмаган зеклар яшәгән шәһәр –Оренбургка юл ала. Барып җиткәнче тәнен калтырау алып, “...миңа әллә нинди зур туйлар киләкми, танышларның булуы да мөһим түгел, кире уйлап куймасын. Ул шундый күңелгә үтеп кергән ярату сүзләрен кызганмаган, мин эзләгән
кеше. Миңа аның тирә-юньдәгеләргә буйсынмавы ошый. Руслан мине дә кызымны да яратып кайгыртыр. Ул безнең турыда барсын да белә. Без аның белән бик бәхетле булырбыз. Берүк уйларыннан кире кайтмаса, ярар иде,”- дип үз-үзен ышандырып, ышанычлы өметләр белән барды очрашуга.
Тантанада якын кешеләре катнашмау да капка була алмый,егерме бер яшьлек Диләрә каты режимлы зонада кеше үтергәнгә утырган Русланга кияүгә чыга.
Яшь кенә булсалар да тормышның ачысын күрергә өлгергән кәләш тә кияү дә бер-берсен бер күрүдән ошаталар,үзләрен бик бәхетле тоялар.
Хәзер аларга өч ай саен өч көнлек очрашу бирәләр. Шушы көннәрдә Диләрә түземсезләнеп көтеп алган очрашуга барырга җыена. Бергә яши башлауларына ярты ел тулу уңаена сюрприз ясамакчы. Аны мондый сирәк очрашу куркытмый. Дөрес, башка бичәләр кебек ул иренең бергә булуын тели, эштән каршы аласы, тәмлене пешереп ашатасы, башны бер мендәргә куеп йокласы килә. Хәзергә бу мөмкинлек юк. Ул әлеге шартларда мәхәббәтләре тагы ныгыячагына ышана. Һәркемнең бәхетле
булырга хакы бар. Язмышларны шулай, якадан алып, сыный икән, сынасын. Диләрәнең сыгылырга исәбе юк.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
30.01.17.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев