Предыдущая публикация
Тормыш дигән диңгезнең
Тибрәлә мәхәббәт бишеге.
Юк аның тәрәзәләре,
Юк керер- чыгар ишеге.
Селкенә мәхәббәт бишеге
Җай гына үз көенә.
Аңа эләккән сөенә,
Утыра алмаган көенә.
Тирә якны сокландырып,
Мәхәббәт бишеге чайкала.
Җан урын тапмый айкала.
Йөрәк тын, тел сүзсез кала.
Мәхәббәт бишеге бәвелә.
Яшьлекне картлык ала.
Язмыш кануны – берең үлә.
Бишектә хәрәкәт туктала.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
23.10.14.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев